Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Haier компаниясе Түбән Кама яшьләрен өстәмә укытачак һәм эш белән тәэмин итәчәк
Әгәр башлангыч килешүләр расланса, Кытайдан интернациональ гигант Түбән Кама химия-технология институтында махсус лаборатория булдырачак.
(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Кытайның көнкүреш техникасы җитештерүче Haier компаниясе Түбән Кама яшьләрен суыткычлар җитештерү заводында алга таба эшкә урнаштыру өчен укытачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Әгәр башлангыч килешүләр расланса, Кытайдан интернациональ гигант Түбән Кама химия-технология институтында махсус лаборатория булдырачак.
"Фән, мәгариф һәм җитештерү актив хезмәттәшлек итәргә тиеш, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасында Fridge Rus укыту үзәге җитәкчесе Дмитрий Битков химия-технология институтында узган киңәшмәдә. - Институтның Haier өчен кирәкле компетенцияләре зур, теләк, энтузиазм һәм мөмкинлекләре бар, ә бездә әзерлекле кадрларга ихтыяҗ бар”.
Очрашуда шулай ук Haier Industry компаниясенең персонал белән эш буенча бүлек җитәкчесе Альбина Мазидуллина да катнашты.
Вәкилләрнең максаты – институтның “Атом-төш энергетикасы һәм теплофизика” юнәлешенең “Түбән температура техникасы һәм физикасы” профиле буенча бакалаврлар әзерләүче кафедрасы белән танышу һәм уртак элемтәләр урнаштыру.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз