Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хафиз Миргалимов: “Татарстан Дәүләт Советына вакытыннан алда сайлаулар үткәрү инициативасын гамәлгә куярга тырышабыз”
КПРФ фракциясе республика Дәүләт Советының якындагы утырышында шундый инициатива белән чыгыш ясарга ниятли
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). КПРФ фракциясе республика Дәүләт Советының якындагы утырышында ТР Дәүләт Советы депутатларының элеккеге составы вәкаләтләрен вакытыннан алдан бетерү һәм Татарстан закон органына вакытыннан алда сайлаулар үткәрү инициативасы белән чыгыш ясарга ниятли. Бу хакта бүген коммунистлар фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов белдерде.
Аның сүзләренә караганда, фракция әгъзалары бу мәсьәләне февральдә Дәүләт Советының якындагы утырышында Татарстан парламенты фикер алышуына кертергә ниятли. Х.Миргалимов белдергәнчә, коммунист депутатлар парламент сайлауларын планлаштырылганнан иртәрәк, ягъни бер елга иртәрәк, бу елның сентябрендә үткәрүне сорап чыгыш ясамакчы.
“Без Татарстан Дәүләт Советына вакытыннан алда, ягъни 2013 елның сентябрендә сайлаулар үткәрү инициативасын белдермәкче булабыз. Әлбәттә кыен булачак, әмма аларны җиңәрбез дип уйлыйм. Ике атна Универсиада безгә комачау итми. Киресенчә, дөньяви җәмәгатьчелек ТР Дәүләт Советында сайлауларга әзерлек ничек барышын, анда нинди партияләр катнашуын, алар закон һәм сәяси эшчәнлекләрен ничек алып баруларын күрәчәк. Төрле сәбәпләр, шул исәптә илдә һәм республикада социаль-икътисади вәзгыятьне фаразлау катлаулы булу сәбәпле, сайлауларны 2014 елга кадәр сузарга ярамый, дип саный ул.
Коммунистлар фракциясе лидеры сүзләренә караганда, аңа сайлаучылар бердәм тавыш бирү көнен сәбәп итеп, ТР Дәүләт Советы депутатлары вәкаләтләре срогын озынайттылар дип шикаять белән мөрәҗәгать иткән. “Әгәр Дәүләт Советы безнең инициативаны күпчелек тавыш белән якласа, без үз оппонентларыбызга җавап бирә алабыз”, - дип саный Х.Миргалимов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз