news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хафиз Миргалимов: Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты вазыйфасына лаеклы кандидатура

Коммунистлар фракция утырышына Татарстан Президенты вазыйфасына кандидатны чакырырга һәм кайбер мәсьәләләр буенча фикер алышырга ниятлиләр

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Алия Сабирова). ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты вазыйфасына лаеклы кандидатура дип саныйм, диде. Бүген ул гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен шундый фикер белдерде.
“Мин аны Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә тиешле мәктәпне узган нык хуҗалыкчы кебек бәялим. Барлык тәкъдим ителгән кандидатуралар да лаеклы иде. Без РФ Президенты Татарстанның булачак Президенты кандидатурасы буенча дөрес карар кабул иткән дип саныйбыз, гәрчә мин федерация субъекты башлыгын билгеләү формасы белән килешеп бетмәсәк дә. Татарстан Республикасы Президенты республиканың күп милләтле халкы тарафыннан сайланырга тиеш”, - дип билгеләп үтте Х.Миргалимов.
КПРФ фракциясе депутатлары ТР Дәүләт Советында бу карарны яклап тавыш бирәчәкме дигән сорауга: “3 февральгә билгеләнгән фракция утырышыннан соң КПРФ ниндидер карарга киләчәк”, - дип белдерде Хафиз Миргалимов.
Коммунистлар фракция утырышына Татарстан Президенты вазыйфасына кандидатны чакырырга һәм аның белән кайбер мәсьәләләр буенча фикер алышырга ниятли, дип белдерде журналистларга Хафиз Миргалимов. “Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык, эшсезлек һәм социаль ипотека буенча проблемалар күп. Бу мәсьәләләр буенча ТРның булачак Президентына сораулар бар”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100