news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хафиз Миргалимов: Миңа каршы мәгълүмати сугыш алып барыла

КПРФ сәяси партиясенең төбәк бүлегендә чираттан тыш матбугат конференциясе булды.

  (Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). КПРФ сәяси партиясенең төбәк бүлегендә чираттан тыш матбугат конференциясе уздырылып, анда партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге беренче сәркатибе Хафиз Миргалимов үзенә карата мәгълүмати сугыш алып барылуы турында хәбәр итте.

2 ноябрь вакыйгаларыннан соң таралган мәгълүматларның барысын да Миргалимов ялган һәм яла, ә низаг килеп чыгуны коткы салу, дип атады. Хәзер шушы вакыйга нечкәлекләрен, Хафиз Миргалимов сүзләренчә, тикшерүчеләр өйрәнә.

КПРФның Татарстан төбәк бүлеге икенче сәркатибе Артем Прокофьевны вазифасыннан алуны ул “хакимият вертикален ныгыту” дип аңлатты. Прокофьевның эшеннән китүе турындагы карар, партиянең төбәк бүлеге лидеры сүзләренчә, партия җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән.

Нәтиҗәдә, Артем Прокофьев урынына икенче сәркатип вазифаларын башкаруга Рамил Гайфуллов билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100