news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хафиз Миргалимов: “Дәүләт торак-коммуналь хуҗалык өлкәсеннән иртә китте”

Идарә итүче компанияләр МУПларга үзгәртелергә тиеш, дип саный КПРФ фракциясе җитәкчесе

  (Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Идарәче компанияләр милекчелек формасын үзгәртеп муниципаль унитар предприятие булырга тиеш. Бу хакта бүген “ТКХ проблемалары: торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә ике-өч төрле тариф кертү сәбәпләре” темасына багышланган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов белдерде. Очрашу коммунист-депутатлар соравы буенча үткәрелде.
“Татарстанда бер генә Идарәче компания дә торакчылар җыелышы үткәрә алмады. Шуңа күрә ТКХ тарифлар норматив буенча башкарма комитет тарафыннан куела. Әгәр аны Башкарма комитет куя икән, бу мәсьәләне ул контрольдә тотсын. Идарә итүче компанияләр МУПларга үзгәртелергә тиеш. Менә анда үтә күренмәлелек, хисап һәм контроль бар. Дәүләт торак-коммуналь хуҗалык өлкәсеннән тиешле законар һәм шартлар булдырмыйча иртә китте, ул кире кайтырга тиеш”, - дип белдерде Х.Миргалимов.
Ул түгәрәк өстәлнең төп темасы суга һәм электр энергиясенә тарифлар булдыру, шулай ук Казанда гомумйорт кирәк-яраклары өчен түләүләр мәсьәләсенә багышланган иде, дип искәртте.
Татарстан коммунистлары җитәкчесе сүзләренә караганда, КПРФ фракциясе әгъзалары торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгатьчелек контролен катгыйлату инициативасы белән чыгарга ниятли. “Без ТР Дәүләт Совтеның февраль утырышында депутатлар, белгечләр, җәмәгатьчелек, сәяси партияләр, шулай ук ТР закон органнарындагы вәкилләр катнашында махсус комиссия оештыру инициативасын белдерергә планлаштырабыз”, - диде Х.Миргалимов.

news_right_1
news_right_2
news_bot