Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Һадиуллин: Укытучыларга Остазлар елында булган игътибар дәвам итәргә тиеш
2023 ел Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы буларак билгеләп үтелде.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укытучыларга Остазлар елында булган игътибар дәвам итәргә тиеш, дип белдерде.
«Укытучыларга Остазлар елында булган игътибар һәм ихтирам быел белән төгәлләнми, ә һәрвакыт дәвам итәргә тиеш. Укытучыларны хөрмәт иткән халыкның киләчәге якты һәм өметле. Үз остазыңны гаепләп йөрүдән берни үзгәрми», – диде Илсур Һадиуллин ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында.
Мәгълүм булганча, 2023 ел Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы буларак билгеләп үтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз