news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һадиуллин: Татарстанның барлык мәктәпләре һәм югары уку йортлары MAX мессенджерына күчте

Һадиуллин: Татарстанның барлык мәктәпләре һәм югары уку йортлары MAX мессенджерына күчте
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Татарстанның барлык белем бирү оешмалары MAX илкүләм мессенджерына күчеп беткән. Республикада платформадан файдаланучылар саны 500 мең кешедән арткан. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр иткән. Аның сүзләрен «ТАСС» китерә.

Ул билгеләп үткәнчә, яңа мессенджерга күчү процессы педагоглар, укучылар, студентлар һәм аларның ата-аналары өчен гади һәм уңайлы булган. Моның өчен бары тик кушымтаны урнаштырырга гына кирәк. Шуннан соң махсус бот автомат рәвештә барлык чатларны мессенджерга күчерә.

Һадиуллин шулай ук декабрьдән кулланучылар яңа сервислардан файдалана ала башлады, дип хәбәр итте. Алар арасында рәсми мәктәп каналлары, балалар бакчасы өчен түләү мөмкинлеге, цифрлы студент билеты, шулай ук цифрлы ID ярдәмендә күп балалы гаилә статусын раслау мөмкинлеге бар.

Министр мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә Max мессенджерын 502 405 кеше куллана. Аларның активлыгы 100 процент дип бәяләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot