news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һадиуллин: Татарстан студентлары Һиндстанда практика үтә алачак

Бүгенге көндә Татарстан югары уку йортларында Һиндстаннан меңгә якын студент белем ала. Шуларның 120се КФУда укый. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында белдерде.

«Без алга таба Һиндстан белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез. Бездә бик яхшы «Алгарыш» дигән республика программасы бар. Бу программа кысаларында безнең студентлар да Һиндстанда практика узачак», – дип сөйләде министр Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мәскәүдәге вәкиле Динә Газалиевага.

Һадиуллин игътибар иткәнчә, Һиндстаннан килгән 996 студент арасыннан тагын 870 кеше хәзерге вакытта республиканың медицина югары уку йортында, 5 студент Иннополиста һәм бер кеше Казан авиация институтында укый.

«Күргәнегезчә, әле генә безнең юнәлеш буенча Һиндстан илчесе белән очрашу булды. Әлбәттә, безнең страгетик-тактик максатлар һәм халыкара дәрәҗәгә чыгу максатыбыз бик җитди», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100