news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һадиуллин Мәскәүдә Җәлил исемендәге мәктәпне башка мәктәпкә кушу турында фикерен әйтте

Һадиуллин Мәскәүдә Җәлил исемендәге мәктәпне башка мәктәпкә кушу турында фикерен әйтте
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистлар белән очрашуда Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы номерлы татар этномәдәни гомуми белем бирүче дәүләт учреждениесендәге вазгыятькә карата фикерен белдерде.

«Мәскәүнең 1186 нчы татар мәктәбе – «Татар этно-мәдәни мәктәбе». Ул 1997 елда ачылган иде, мин анда бик күп тапкыр булганым бар. Бу мәктәптә 640тан артык бала укый. 35 милләт вәкиле: татарлар, руслар, үзбәкләр, кыргызлар, таҗиклар һ.б. Һәм ул мәктәпне быел 2010 нчы номерлы рус мәктәбе белән кушарга җыеналар. Без моны хупламыйбыз. Бу безнең өчен бер дә сөенечле хәбәр түгел. Аларга уку планнары, дәреслекләр, методик әсбаплар һәм методик яктан ярдәм итү, кыскасы, методик яктан булышабыз», – диде Илсур Һадиуллин.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта булган предметлар сакланып калырга мөмкин.

«Әмма, кызганыч, Департаментның шулай карар кабул итүе безне сөендерә торган хәл түгел. Россия күләмендә меңнән артык татар мәктәбе бар. Әгәр шундый агымнар бар икән, аларны алданрак хәл итсәк яхшырак була, дип уйлыйм. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыевадан килгән йөкләмә дә бар. Ничек тә булса әлеге мәктәпне саклап калырга дигән фикер белән яшибез. Кушсалар, яшерен-батырын түгел, барыбер тел сакланып калмаячак», – диде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot