news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һадиуллин директорларга: Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына бүләкләрне жәлләмик

Министр фикеренчә, кеше рәхмәтне эшләгән вакытта ишетергә тиеш.

Һадиуллин директорларга: Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына бүләкләрне жәлләмик
Илсур Һадиуллин
Архив: Михаил Захаров

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәп директорларына татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен мактаулы исемнәрне кызганмаска тәкъдим итте.

«Быел укытучылар елы. Без бик күп бүләкләр әзерләдек. Тиздән, август конференцияләрендә аларны тапшырырга җыенабыз. Телләрне укыту буенча уңышка ирешкән укытучыларга да мактаулы исемнәр бар. Мәктәп директорларына мөрәҗәгать итәм. Әйдәгез, кайбер мәсьәләләрдә вакланмыйк. Остазлар һәм мөгаллимнәр елында татар теле һәм әдәбияты укытучыларына бүләкләрне жәлләмик», - диде Илсур Һадиуллин Республика мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе кысаларында узган милли мәгариф секциясе утырышында.

Министр фикеренчә, кеше рәхмәтне эшләгән вакытта ишетергә тиеш. «Мәктәптән киткәннән соң, медальне өйдә халатка тагып йөрүнең мәгънәсе юк, чөнки аны туганнарың гына күрә. Иреңә: «Син кем белән яшәгәнеңне бел», - дип кенә әйтсәң инде. Шуңа күрә укытучыларга эшләгән вакытта мактаулы исемнәрне кызганмыйк», - диде Илсур Һадиуллин.

Милли мәгариф секциясе утырышы 10 августта Казанның 183нче мәктәбендә узды. Чарада Татарстанның барлык районнарыннан, Россия төбәкләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар мәктәпләре директорлары, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, чит төбәкләрдәге татар автономияләре җитәкчеләре катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100