news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һадиуллин: Быел 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар беренче тапкыр дәүләт имтиханы тапшыра

Ике ел элек коронавирус пандемиясе аркасында 9 нчы сыйныфларны тәмамлаучылар өчен төп дәүләт имтиханнары үткәрелмәгән иде.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин быел 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар беренче тапкыр дәүләт имтиханы тапшырганын әйтте.

Ике ел элек коронавирус пандемиясе аркасында 9 нчы сыйныфларны тәмамлаучылар өчен төп дәүләт имтиханнары үткәрелмәгән иде.

«Дәүләт йомгаклау аттестациясе кысаларында алар өчен бу беренче имтиханнар, ләкин алар үзләрен тыныч хис итсен иде. Аларны мәктәп стресска бирешмәслек итеп әзерләде. Иң мөһиме – зур хәрефтән кеше булып калсыннар», - дип теләде министр.

Илсур Һадиуллин хәзерге вакытта төп дәүләт имтиханнары башланганын искәртте. «Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп дип өметләнәбез. Әлегә хилафлыклар, хокук бозулар юк», – диде министр журналистларга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100