Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Һадиуллин 1 сентябрьгә әзерлек һәм Татарстанда мәгариф үсеше турында сөйләячәк

Иртәгә, 21 августта, Татарстанда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин катнашында туры эфир узачак.
Министр республиканың яңа уку елына ничек әзерләнүе, мәктәпләрне ремонтлау, яңа белем бирү программалары һәм гомумән Татарстанда мәгариф системасы үсеше турында сөйләячәк.
Кулланучылар Татарстан Республикасының рәсми телеграм-каналында комментарийларда министрга сораулар бирә ала. Шулай ук Һадиуллин трансляция вакытында килгән мөрәҗәгатьләргә җавап бирәчәк.
Эфир 10:00 сәгатьтә башлана. Аңа «ВКонтакте» һәм Telegram аша кушылырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз