news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һади Такташ. Зәңгәр күзләр

(«Зәңгәр күзләр» шигыреннән бер кисәк)

I

Бүген таң алдында торып сәлам сөйлим.
Кемгә?
– Белмим.
Бүген таң алдыннан торып сәлам сөйлим.
Кемгә?
– Белмим.
Илчем – җил аркылы сәлам сөйлим
Сезгә:
Чәчәкләргә, гөлләргә,
Нәфис лаләләргә, сөмбелләргә,
Сахраларга, барлык җирләргә!

II

Зур бакчамны нәфис итеп
Бизәдем дә
Матур иттем мин;
Йоклап яткан назлы гөлләремне
Уяттым да
Сулар сиптем мин.
Зур-зур утлар яктым бөтен җиргә,
Утлар яктым бөтен җиргә мин.
Бөтен дөнья йоклый, тәмле йоклый,
Тик йокысыз икәү –
Җил дә мин.

III

Әй, сез! Кунак булып җиргә килгән
Юлаучылар, талган юлчылар!
Әй, сез, кемнәр, белмим,
Гыйсъянчылар!
Юлбасарлар!
Коллар!
Ялчылар!
Кем булсагыз да сез, аермасыз,
Килегез миңа бүген кунакка!
Үткәрерсез иркен көнегезне
Гөлбакчамда бүген кунакта.
Зәңгәр күзле егет кунак итеп
Сезне чакыра.
Әй, сез!
Ишетәмсез?!

***

Зәңгәр күзле егет ял итәргә
Сезне чакыра.
Әй, сез!
Киләмсез?!
Без бу җирдә сирень гөлләреннән
Матур итеп таҗлар үрербез.
Кайгы-хәсрәтләрне онытып, без
Балалардай уйнап йөрербез.
Кызык булыр,
Биредә безгә карап
Көлүчеләр дә юк, кем дә юк.
Акыллылар да юк, Алла да юк,
Патша да юк монда, җен дә юк.
Килегез сез!
Мин дә, зурлап сезне,
«Зәңгәр күзләр» көен көйләрмен.
Күкрәгемдә бик күп еллар яшереп йөргән
Бер серемне сезгә сөйләрмен.

IV

Тыңлагызчы!
Матур бер көн иде –
Үз илемдә, ерак-еракта:
Мин килә идем җырлап урман буйлап
Иярләнгән матур туры атта.
Хәтерлимен, әле бик яшь идем,
Күзләрем дә минем ул чакта
Тагын зәңгәр, тагын уйнак иде…
Шулай килгән чакта, еракта
Җыр ишеттем.
Миңа, күп тә үтми,
Очрадылар урман кызлары;
Алар шундый шатлар иде,
Нәфис гөлдәй
Елмая иде нурлы йөзләре.
Мин туктадым, алар арасында
Танып зәңгәр күзле берәүне.
– Кем иде ул, кем иде ул? – дисез,
Шулаймы?
Сез сорыйсыз? Ә мин сөйли алмыйм.
Ах, ул серләр шундый караңгы…
Сөйли алмыйм, мине кичерегез!
Ача алмыйм йөрәк ярамны.
Ул карады миңа бары бер генә кат,
Шуннан
Башын бөкте, бакмады;
Мин карадым, ә ул йөзкәйләрен
Ябынчасы белән каплады.
Ник каплады?
Көлеп, оялыпмы?
Мин белмәдем.
– Ник капладың зәңгәр күзкәйләрең?
Ник елмаеп миңа көлмәдең?!
Көлмәдең дә нигә:
– Оялтасың,
Болай бакма, егет,– димәдең?!

V

Мин сагынам,
Өзлеп сагнам аны,
Тик ул инде минем хәтердә
Бик томанлы, бик томанлы булып калган.
Менә хәзер дә
Бик еракта, гүя бик еракта
Сихерле сын булып күренә.
Сихерле сын... тирә-ягы – чиксез урман…
Төренеп ул сирень гөленә,
Туктап карап тора.
Гүя үзе кешелекнең җанлы сыны кебек,
Күзләрен мәңгелеккә табан тегеп,
Туктап карап тора…

VI

Аның исемен җырлап, таҗлар үрдем,
Берсен кидем, берсе – кулымда,
Таң сызылган минем уңымда,
Гөлләр йоклап ята юлымда;
Гөл патшасы – мин бер ялгыз шунда,
Тәкрар әйтәм:
– Ул кыз хәзер юк шул, юк монда…
(1923)



Һади Такташ (Мөхәммәтһади Такташев) (1901-1931) – шагыйрь, хәзерге татар поэзиясенә нигез салган әдипләрнең берсе. Проза, балалар әдәбияты һәм драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Тумышы белән Тамбов губернасы, Спас өязе Сыркыды авылыннан (хәзер – Мордовия Республикасында). Урта Азиядә, Оренбургта яшәп ала, Казанга кайткач вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100