news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һади Такташ. Урман

(Рабфакны бетереп, вузда укучы бер студентның истәлегеннән)

...Мин, партизан, анда кайтырмын.
Урман.
Анда давыл симфониясе,
Анда үзенә башка тавышлар,
Анда кыргый кошлар,
Ач бүреләр җырлый,
Анда шаулый күлләр, камышлар...

Урман.
Бер агачтан күчеп бер агачка,
Азык эзләп очкан сандугач
Адашкандыр, бәлки,
Ул урманда,
Мескен,
Кайда кунар инде, төн булгач...

Урман.
Яфраклы төн.
Урман –
Зәңгәр төтен.
Яздыр әле анда
Һаман да...
Бүген, бәлкем, энем Әхмүш шуннан
Волсоветка табан үткәндер;
Арык бүре камышлардан чыгып
Туктап торгандыр да
Киткәндер...
Әхмүш агай, бәлки, төн йокламый,
Качып кына, юкә кискәндер...

Урман.
Читләрендә аның әнкәй арыш урган, –
Ләкин башкаларга...
Мескен...
Үзе ачтан үлгән соңыннан.
Миннән хәзер ерак булган,
Минем көтү көтеп йөргән урман!
Сәлам сиңа сөйгән улыңнан!
Синең бөтен җирең минем хәтердә;
Сагынсам да сине,
Яратсам да сине,
Кайта алмыйм әле хәзергә.

Көтүләрдә хәзер кем кәҗәсе
Алдан чабып йөри торгандыр;
Мин партизан булып киткәч, яланыңда
Кемнәр көтү көтеп йөргәндер...

Мин, юкәләр юнып, җырлый-җырлый,
Чабаталар үргән урында
Кем ул – җырлый-җырлый көннәр буе,
Ак юкәләр сырып кулында,
Утыра торгандыр ул шунда.
Урман!
Сагынсам да, синдә тиз булмам.
Юлларымның башы синдә, урман!
Яшьлек көнем синдә узган!
Синең яланыңда
Әткәй китте аклар кулыннан.

Урман!
Мин, партизан, сиңа кайтырмын!
Кайтырмын бер килер көннәргә;
Тик көтүче булып түгел,
Ә инженер булып эшләргә!
(1924)



Һади Такташ (Мөхәммәтһади Такташев) (1901-1931) – шагыйрь, хәзерге татар поэзиясенә нигез салган әдипләрнең берсе. Проза, балалар әдәбияты һәм драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Тумышы белән Тамбов губернасы, Спас өязе Сыркыды авылыннан (хәзер – Мордовия Республикасында). Урта Азиядә, Оренбургта яшәп ала, Казанга кайткач вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100