news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һади Такташ. Урамда

I

Ишек шакыйм. Тыңлыйм – бер тавыш юк.
Тагын шакыйм, тагын... Тагын да...
Төн уртасы. Шундый, шундый шомлы.
Берәү дә юк тирә-ягымда...
Куркам, әнкәй! Куркам, ач ишегең!
Мин бит бала сезгә! Курыкмагыз!
Җаным туңа минем төн салкыннан,
Җилләр, каһәр төшкән җилләр, туктагыз!

II

Ишек шакыйм. Тыңлыйм, бер тавыш юк.
Тагын шакыйм, әллә шашаммы?!
– Әнкәй!
Ник ачмыйсың?!
Әнкәй!
Ник дәшмисең?!
Ник ачмыйсың да ник кертмисең
Төн салкыннан туңган балаңны?!
Олактырып мине чит илләрдә,
Ялгызымны ташлап киттегез.
Мин каргамыйм сезне, барсын кичәм,
Тик, әнкәем-бәгърем, тагын кире
Кумагыз сез мине, кертегез!
Тәрәзәне ватып, өйгә керәм,
Нәрсә күрәм? Әллә шашаммы?!
Берәү дә юк...
Ә мин үз илемнән
Эзләп кайттым атам, анамны.

III

Мин тик йөрим хәзер урамнарда.
Әнием үлгән... Юлчы! Иштәмсең?!
Минем өзлеп сөйгән әнием үлгән.
Тәкъдир шулай, дустым! Нишләрсең?!
Каһәр төшкән юлчы! Синең йөздә
Ниндидер бер яшрен сер күрәм,
Син түгелме әнкәемне үтерүче?
Ах! Юк, кичер! Әйт, тик төн белән
Шул сахрадан үткән чакта,
Канга баткан, качып ашгып барган берәүне
Очраттыңмы, әйе, очраттыңмы?

IV

Мин тик йөрим хәзер урамнарда.
Угры диеп, этләр, өрмәгез!
Мин – гакыллы бала. Узгынчылар, узгынчылар,
Шашкан бала бу дип белмәгез!
Минем әнием матур иде, үз кул көче
Белән эшләп гомер итүче;
Әткәем дә, бәлки, беләсездер –
Гыйльман бабай – карт бер көтүче.
Ә хәзердә алар юк бит инде…
Мин тик йөрим хәзер урамнарда,
Кышкы төндә, салкын буранда.
Җаным туңа, дер-дер калтырыйм мин,
Өем юк шул минем кунарга.
(1923)




Һади Такташ (Мөхәммәтһади Такташев) (1901-1931) – шагыйрь, хәзерге татар поэзиясенә нигез салган әдипләрнең берсе. Проза, балалар әдәбияты һәм драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Тумышы белән Тамбов губернасы, Спас өязе Сыркыды авылыннан (хәзер – Мордовия Республикасында). Урта Азиядә, Оренбургта яшәп ала, Казанга кайткач вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100