Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Һади Такташ. Төркстан сахраларында
Таң атамы? Яктырамы?
Нишли дөнья, нишли ул?
Ник күренми якты көннәр?
Ник томанлы алгы юл?
Әл дә, золмәтләргә* йотылып,
Монда ил-ислам тора.
Һәр ягы – золмәт учагы,
Куркыныч төн кап-кара...
Кайда соң ул нурлы таңнар,
Ай, кояшлар балкыйлар?
Кайсы илләрне матурлый,
Бизиләр һәм аңкыйлар?!
Кайда хөрлек, инкыйлаблар,
Кайда таңнар сыздыра?
Рухлы тормышлар ясарга
Дөньяны пыр туздыра?!
Кайда рухлы, ямьле дөнья,
Шат тәбәссемле хәят?..**
Бармы? Йә юк... ул хәят,
Йә ул хәят безләргә ят?!
Юк төсле ак күңелгә...
Монда михнәт, монда төн,
Монда сахра, моңлы сахра...
Барчасы тоткын бүген!..
(1917)
*Золмәт – караңгылык.
**Шат тәбәссемле хәят – шатлыклы тормыш.
Такташ Һади (Мөхәммәтһади Такташев) (1901-1931) – шагыйрь, хәзерге татар поэзиясенә нигез салган әдипләрнең берсе. Проза, балалар әдәбияты һәм драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Тумышы белән Тамбов губернасы, Спас өязе Сыркыды авылыннан (хәзер – Мордовия Республикасында). Урта Азиядә, Оренбургта яшәп ала, Казанга кайткач вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз