news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һади Такташ. Сыркыды авылы

Шәхми карт –
Авыл советында каравылчы,
Икенче ел була, –
Көн дә ул төндә шулай ялгыз кала,
Көн дә шул йортның эчендә карт белән
Бик таныш дусты «берәү»,
Һәм
Ут яна...

Төн.
Үзе кыш.

Җил улар,
Кар буранын туздырыр,
Юлчылар юлдан адашыр...
Кем белә? –
Юлчылар
Шул авылны тапсалар да төн белән,
Бәлки, советта алар кунып чыгар...
Җил хәбәр сөйли.
Караңгы, кар-буран.
Карлы тауларга күмелгән киң урам
Таң көтә.

– Ят, балам... иртән утынга!
Төн үтә.
Җил бүген эшли:
Йорт башындагы саламны селкетә...
Җил хәбәр сөйли,
Җил котырган,
Җил тилергән,
Җил дулый.
Ач бүре юлдан адашкан.
Ач бүре шыңшый,
Улый:
– У-у-у-у-у...
Еракта...
Төн.
Үзе кыш.
Төн –
Давыллы,
Кар туза...
Төн тилергән,
Төн котырган,
Төн узар.

Төн узар...
Шәхми карт –
Авыл советында каравылчы;
Икенче ел була, –
Көн дә ул төндә шулай ялгыз кала,
Көн дә шул йортның эчендә карт белән
Бик таныш дусты – Ленин,
Һәм
Ут яна...

Ут янар,
Шәхми бабай һәр төндә дә,
Ялгызы утрып, чабаталар үрер;
Төн үтәр,
Иртә булыр,
Һәр иртәдә
Ул диварда Ленинның рәсмен күрер...
Җил.
Җил бүген – хезмәт батыры,
Җил урамда кар көри,
Җил молодец!
Карт авылны
«Ду-у-у» килеп күмеп йөри.
Җил бүген ач,
Җил ишектән
Нан сорап борнын суза,
Җил – пионер,
Морҗалардан, бай кулакларны янап,
Йодрыгын селкеп уза:

– У-у-у-у-у-у-у...
Кар туза...
Искелек,
Коръән,
Иман сеңгән диварлары җил белән
Селкенә.
– Ләхәүлә!
(Йортта),
Тышта кышкы җил көлә.

Бу – авыл.
Монда Мифтах мулла дигән бер
Карга бар.
Ул гына түгел,
Аңардан башка бик күп каргалар,
Мал өчен, корсак өчен бер-берсенең
Борыннарын чәйнәшәләр дә алар,
Сизмәсен дип хәйләбезне башкалар:
– Дин, – диләр,
– Алла, – диләр.
(Шәхми бабайча:
Тфү! Сабынчы марҗалар!)

Кыш.
Кышын карлы буран булса,
Язын яңгыр була.

Кыш.
Кышын карлар дуласа,
Яз көне иген уңа.
Бу шулай.
Син комсомолмы?
Булмасаң,
Бел:
Комсомоллар – яшь ленинчылар алар,
Комсомоллар – искелеккә
Бомбалар!
Син комсомолмы?
Булмасаң,
Иртәгә доклад советта,
Кил дә тыңла.
Комсомол
Гаптери доклад укый,
Ул докладында
Муллаларны борынлар!
Җирләр, налогларны алып,
Сәүдәгәрләргә кирәкләрен бирер дә,
Ленин сүзенә тукталып,
«Ярлыларга кооператив төзергә киңәш итәр».
Шау-шу китәр,
Буталырлар,
Ду кубарлар,
Ярлылар яклап сөйләр,
Сәүдәгәрләр пыр тузар да
Комсомолларны сүгәр,
Якалашырлар...
Шулай.
Син комсомолмы?
Комсомоллар –
Яшь ленинчылар алар,
Комсомоллар – искелеккә
Бомбалар!

Ястү намазын укыганда,
Иманлы Әптерүш
Йоклады.
Иртән уяныр.
Сәүдәдән кайтканда, Нуркай
Кар базыннан чыкмады.
Йөзтүбән килсен!
Җилгә эш!

Төн.
Төндә –
Җил.
Төндә –
Караңгы.
Шәхминең йорты тора,
Җил кунак йортта.
Хуҗасы килмәде,
Килмәс, пожалуй, йортына...
– Сез аны күптән беләсез,
Ул гомердә бер генә
Шул кара йортка килеп,
«Хуҗа» булып,
Тук килеш куналмады бер төн генә.
Мәңге ялчы,
Мәңге читтә,
Шуның өчен дә менә
Ул һаман карый Ленинның рәсменә.
Ул белә:
Ленин – Кеше!
Нәфрәт итеп
Күз тегә
Ленинны сүккән байгуралар өстенә!

Җил.
Җил, манараның аена утырып,
Сызгыра:
– Фу-у-у-у-у-у...
Нәни пионер... Яшь песи мыштым гына,
Өстәл итеп Әүхәдинең Коръәнен,
Әнкәсе тоткан нәни бер тычканын
Куйды да
Кичке ашын уздырды ул...
Шул,
Нәрсәгә аңарга синең Коръәнең дә,
Нишләсен, алыш-биреше булмагач,
Диннәрең, ходайларың белән аның!

Төнге гыйнвар.
Җил дә
Кыш.
Акбай бүген,
Туңудан куркып, урамга чыкмады, –
Хуҗасында икмәге юк.
«Ярлы эт!»
Ач килеш саламга күмелеп йоклады...

Төнге җилдә
Җил тишек тапкан да
Шуннан сызгыра.
Төнге җилдә
Шул авылга
Почтада өч хат тора.
Берсе Нәҗиптән.
Болай ди:
«Инде нишләргә икән?
Сәүдәләр юк;
Хәл начар,
Әткәй!
Кире кайтам», – дигән.

Икенче хат.
Бу хатны рабфактагы яшь
Комсомол Әсгать яза:
«Мортаза!
Мин бу ел рабфакны тозлап,
Борычлап тәмам итәм.
Көзгә, Алла йөзтүбән килсә, дигән,
Вузга китәм.
Тик менә кайда китәргә? –
Әллә Мәскәүгә микән?»
Соңгы хатны
Яшь политрук
Комсомол Мәхмүт яза.
Адресы:
«Сыркыды авылындагы ячейкага».
Хатта шундый җөмләләр бар:
«...Искелек үлә,
Аңарга без – кабер казучылар,
Иске утлар мәңгегә сүнә,
Без –
Яңаны ягучылар!
Без –
Давыл балалары, –
Без – мәңгелек,
Искелек – җанлы үлек.
Без – мәңгелек...
...................
Без – караңгылык, түбәнлектән атылган
Шундый бер утлы таган,
Без барабыз соңгы һәм
Канлы көрәшләр аркылы
Мәңге кояшлы кызыл таңга табан...
Хушыгыз!
Сәлам белән
Мәхмүт. Казан».
Төн минутлары үтәләр,
Төн –
Буранлы кыш төне,
Төн үтәр дә, көн килер,
Салкын ачы гыйнвар көне.

Төнге җилдә
Җил тишек тапкан да
Шуннан сызгыра,
Төнге җилләр уртасында
Комсомол ячейкалы зур
Сыркыды авылы тора!..
(1924)



Һади Такташ (Мөхәммәтһади Такташев) (1901-1931) – шагыйрь, хәзерге татар поэзиясенә нигез салган әдипләрнең берсе. Проза, балалар әдәбияты һәм драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Тумышы белән Тамбов губернасы, Спас өязе Сыркыды авылыннан (хәзер – Мордовия Республикасында). Урта Азиядә, Оренбургта яшәп ала, Казанга кайткач вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100