news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һади Такташ. Син дә үл инде

Бүген – соңы җиңү белән беткән зур көрәшнең
Сигез елы...
Мин – ерактан килгән авыл улы,
Кемне миңа тәбрик итәргә?
«Берәү» килә,
Аны туктатам да сөйлим:
– Бәйрәм безнеке, – дим, –
Сезнең тараф
Мәңгелеккә инде җиңелде,
Шуның өчен син дә үл инде!

Бүген бәйрәм көне...
Һәм мин – шашкан уйлар,
Тилергән хисләрнең даһие –
Бүген, урам буйлап килгән көе,
Үткәнемне уйлыйм:
Менә авыл өе...
Мин – авылның «бурлак Һадие».

Юллар мине шушы урамнарга
Бәйрәм итәр өчен китерде,
Еллар мине, авыл урамыннан алып,
Җырчы малай итеп үстерде...
Бүген – соңы җиңү белән беткән зур көрәшнең
Сигез елы,
Мин – ерактан килгән авыл улы,
Кемне миңа тәбрик итәргә?..
Яз үзенең соңгы җырын җырлый,
Урам бәйрәм көнен уздыра,
Нэпман гына шунда, урамдагы
Асравына
Ачуланып, нидер кычкыра.
Мин аңарга барып сөйлим:
«Кычкырма! –
Дим, –
Сезнең тараф мәңгелеккә инде җиңелде.
Шуның өчен
Лучше үл инде!»

Бәйрәм иткәндә,
Урамнардан бергә, җырлый-җырлый,
Колонналар булып үткәндә,
Кемне тагын тәбрик итәргә?..
Бер авыл бар,
Анда безнең күрше
(Әнкәй белән кайчак дау булса)
Мине сүгә.
Ләкин хыянәтсез ана мәхәббәте
Мин киенгән төпсез чабаталарны
Саклый һаман.
«Кайтыр балам, – ди ул, – сау булса!»
Сез аңардан барып күпме генә
Шушы тузган чабаталарны
Сорасагыз да, ул бирмәс сезгә,
«Баламныкы!» –
Дияр,
Каберенә илтәр аларны!
Ә сез аңа барып сөйләгез:
«Балаң исән! –
Диегез, –
Ләкин сиңа булган мәхәббәте
Көрәш көче тарафыннан җиңелде.
Шуның өчен
Көтмә, кайтмас!
Син дә үл инде...»
Һәм ул тиздән үләр...
Еллар үтү белән, минем иптәш
Үзе шулай малай тудырыр.
(Ләкин минем балам художникмы,
«Разбойникмы», белмим, кем булыр?)
Ул да миңа, бәлки, әйтер:
«Яңа җырлар белән аренага
Яңа кешеләр килде,
Шуның өчен
Син дә үл инде...»
Мин дә үләрмен…

Ләкин бүген әле аренадан
Давыллы хисләрнең ташуын,
Гыйсъян иткән утлы йөрәкләрнең
Җиңелмәслек тиле ачуын
Җырлыймын мин:
«Бүген әле бик тар бер күләмдә
Итсәк тә без җиңү бәйрәмен,
Килер бер көн – бөтен Җир шарына
Кадарбыз без Ленин байрагын!
Шунда Англиянең бер солдаты,
Чемберленга нота урнына,
Сөялләнеп беткән кулы белән
Әкрен генә чиертеп борнына,
Әйтер:
– Сезнең тараф
Мәңгелеккә инде җиңелде!
Шуның өчен менә хәнҗәр сиңа,
Син дә хәзер, егет,
Үл инде!»
(1925)



Һади Такташ (Мөхәммәтһади Такташев) (1901-1931) – шагыйрь, хәзерге татар поэзиясенә нигез салган әдипләрнең берсе. Проза, балалар әдәбияты һәм драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Тумышы белән Тамбов губернасы, Спас өязе Сыркыды авылыннан (хәзер – Мордовия Республикасында). Урта Азиядә, Оренбургта яшәп ала, Казанга кайткач вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100