news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һади Такташ. Пионерлар маршы

Без яңа тормыш алып киләбез,
Урамнар, безгә юл бирегез!
Барабаннар сугып үтәбез без
Ал байраклар белән, күрегез!..

Пионер, алга!
Зур көрәш алда.
Комсомолларга
Салют бирәбез,
Алмашка киләбез!..

Без кәкре борынлы суканы
Тракторга алмаштырырбыз,
Иске, черек тормышны җимреп, без
Яңа якты тормыш корырбыз!

Пионер, алга!
Якты көн алда.
Комсомолларга
Салют бирәбез,
Алмашка киләбез!..

Без – ачулы сыйныфның уллары,
Бездә һәммәбездә теләк бер:
Коммунизм өчен зур көрәшкә
Һәр сәгать, һәр минут без әзер!

Пионер, алга!
Зур көрәш алда.
Комсомолларга
Салют бирәбез,
Алмашка киләбез!..

Без яңа тормыш алып киләбез,
Агайлар, безгә юл бирегез!
Барабаннар сугып үтәбез без
Ал байраклар белән, күрегез!

Пионер, алга!
Зур көрәш алда.
Комсомолларга
Салют бирәбез,
Алмашка киләбез!..
(1925)



Һади Такташ (Мөхәммәтһади Такташев) (1901-1931) – шагыйрь, хәзерге татар поэзиясенә нигез салган әдипләрнең берсе. Проза, балалар әдәбияты һәм драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Тумышы белән Тамбов губернасы, Спас өязе Сыркыды авылыннан (хәзер – Мордовия Республикасында). Урта Азиядә, Оренбургта яшәп ала, Казанга кайткач вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot