Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Һади Такташ. Онытылган ант
Уйный-уйный таң алдында әкрен генә,
Җилләр килеп тәрәзәмне кагалар да:
«Син уйлыйсың, шашкан кеше?» –
Диләр дә, алар
Тагын бик тиз югалалар далаларга.
I
Таянып мин ак ефәктән мендәремә,
Карап ятам бакчамдагы гөлләремә.
Алар шиңгән; селкенәләр арлы-бирле,
Түзалмыйча көзнең ачы җилләренә.
Уйный-уйный таң алдында әкрен генә,
Җилләр килеп тәрәзәмне кагалар да:
«Син уйлыйсың, шашкан кеше?» –
Диләр дә, алар
Тагын бик тиз югалалар далаларга.
II
Төн сакчысы – тулган ай да батты күптән,
Таң пәрдәсе күтәрелде күк читеннән.
Ялгызым ашгып-ашгып нидер уйлыйм,
Табалмыйм; нидер эзлим кара төннән,
Гүя күңлем кәгъбәсеннән мәгъбүдәмне*
Йоклаганда пәриләрдән алдырганмын,
Гүя бәхтем кошын артта – томаннарда
Берьялгызын онытып мин калдырганмын.
III
Тукта! Кем ул минем янда тузылып яткан?!
Елан кебек толымнары сузылып яткан.
Нинди ят кыз оялмыйча күкрәгемә
Зәмһәрирдәй суык, салкын кулын аткан?
Кем ул? Ах! Мин шашам...
Ул... Ул – бер төн кызы;
Исме аның – Галия, ул – бер җен кызы.
Ничек кергән дә ул минем ятагыма,
Ничек мин соң тиңсез башым оялмыйча
Игәнмен бер пәри кызы аягына?
IV
Җилләр, килеп, тәрәзәмне кагалар да:
«Ник хыянәт иттең,– диләр,– син аңарга?»
Ыжгырышып алар, берен-берсе куып,
Тагын бик тиз югалалар далаларга.
Таң сызылгач, җилләр белән бер күләгә,
Төренеп ал гөлләргә, ул килә дә,
Күргәзеп ак мәрмәрдәй кулы белән
Тыныч кына йоклап яткан Галиягә:
– Оныттың! – ди.
Үзе җиләс җилләр белән,
Җитез генә җилфердәтеп канатларын,
Очып китә:
– Мин идем бит, мин идем,– дип,–
Кайчандыр, егет, синең яратканың.
Хәтерлимсең, бәхтең эзләп барган чакта,
Мәхәббәт сахрасыннан үткән идең;
Сахраның сакчысы мин – Фәйрүзәне,
Антлар биреп, уң битемнән үпкән идең,
Үпкән идең…
Хәтерлимсең, сөйгән идең?!
Кайтырмын, дип киткән идең,
А… Киткән идең…–
Китте дә тагы кире килмәде ул;
Тәрәзәмнән кулым суздым –
Бирмәде кул.
Фәйрүзәм!
Мин адаштым, табалмыйм юл…
Үткәннәр… Үткәннәргә күмелгән ул…
V
Ефәк үргән чәчләремне туздырам да,
Шашып, төннәр буе йөрим мин урамда.
Очраганнар! Әйтегезче, сөйләгезче,
Кайда ул җир – гөл түгелгән серле сахра?
(1921)
*Мәгъбүдә – табына торган кыз.
Һади Такташ (Мөхәммәтһади Такташев) (1901-1931) – шагыйрь, хәзерге татар поэзиясенә нигез салган әдипләрнең берсе. Проза, балалар әдәбияты һәм драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Тумышы белән Тамбов губернасы, Спас өязе Сыркыды авылыннан (хәзер – Мордовия Республикасында). Урта Азиядә, Оренбургта яшәп ала, Казанга кайткач вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз