news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һади Такташ. Нота

(Бу шигырь, ип. Воровскийны үтерү хәбәрен ишеткән төнне язылып, икенче көнне комбинат тарафыннан басылып, манифестациядә таратылып йөрелде).

Илебезне җимрер, талар өчен,
Комсыз байлар, лордлар, түрәләр
Бүген анда, канлы Европада,
Тәре үбеп антлар бирәләр.
Соң сез, мәгърур, көчле ил уллары,
Шуңа карап башыгыз иямсез?!
Мескеннәрчә тагын, оялмыйча,
Коллык богауларын киямсез?! Юк, юк!
Күкрәгендә ирек хисе булган
Һичбер кеше моңа баш имәс!
Ышанмыйбыз, юк, юк, ышанмыйбыз,
Ил уллары алай кимсенмәс!

Илебезнең иркен туфракларын
Таптатмаска антлар итәбез!
Әй сез, лордлар, ерткыч юлбасарлар!
Мәйдан ачык,
Сезне көтәбез!
Без ирекне җанлы коллык белән
Алмаштырып сайлый алмыйбыз!
Күрәсезме?! –
Сезгә нәфрәт итеп,
Көлә-көлә, кылыч сайлыйбыз!
Яки безгә үлем, яки сезгә,
Ишетегез!
Илчебезнең канын даулыйбыз!
(1923)



Һади Такташ (Мөхәммәтһади Такташев) (1901-1931) – шагыйрь, хәзерге татар поэзиясенә нигез салган әдипләрнең берсе. Проза, балалар әдәбияты һәм драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Тумышы белән Тамбов губернасы, Спас өязе Сыркыды авылыннан (хәзер – Мордовия Республикасында). Урта Азиядә, Оренбургта яшәп ала, Казанга кайткач вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100