Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Һади Такташ. Никахсызлар
Тукта,
Без шул бүлмәдәге пәрдәгә
Ут җибәрсәк тә янып китсә әгәр,
Ни булыр? –
Бернәрсә булмас,
Әйдә, янсын пәрдәләр!
Күрсен әйдә һәр үтеп барган кеше,
Бездә юк яшерергә, дустым, берни дә.
Бары шул:
Без икәү –
Динсез,
Никахсыз – бер өйдә!
Кайберәүләр:
– Ул, – диләр, – өйләнде дә
Барлыгын бирде аңарга мәңгегә.
Ялгышалар,
Мин сиңа бирдем бары ядкяр итеп
Дуслыгым белән
Ленин рәсемен генә.
Башка берни бирмәдем
Һәм бирмәмен;
Мин сиңа үлем алырга килмәдем.
Мин сыйныфныкы
һәм
үлмәдем!
Бер кеше бәхте өчен сүнмәс минем, –
Күкрәгемдә канлы ут сүнгәндә дә,
Мин – көрәшче бер сыйныфның солдаты,
Үләрмен аның өчен, үлгәндә дә...
Кайберәүләр сине дә:
– Иргә чыкты да, юләр,
Инде ул безнең өчен үлде, – диләр.
Ялгышалар,
Мин сине һич алмадым
Һәм алмамын,
Комсомолның постка куйган солдатын!
Тик бары юллар гына
Бергә туры килде дә,
Шуннан гына
Без икәү киттек, –
Артык берни дә.
Тагы шул:
Без икәү –
Динсез, никахсыз – бер өйдә.
Шурпалы учак,
Җылы почмак,
Нигә алар? –
Йөзтүбән килсен аның өчен башкалар.
Без бүген монда,
Ә иртәгә?
Кем белә? –
Җыенырбыз да кылычка-сөңгегә!
Без – бары
Бер казарманың усал солдатлары!
Яз чәчәк аткан,
Томанлы төн минутларны куа.
Без икәү.
Ә безнең уртада
Киләчәктә чәчәкле тормыш туа.
(1925)
Һади Такташ (Мөхәммәтһади Такташев) (1901-1931) – шагыйрь, хәзерге татар поэзиясенә нигез салган әдипләрнең берсе. Проза, балалар әдәбияты һәм драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Тумышы белән Тамбов губернасы, Спас өязе Сыркыды авылыннан (хәзер – Мордовия Республикасында). Урта Азиядә, Оренбургта яшәп ала, Казанга кайткач вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз