Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Һади Такташ. Нәләт
Пролог
Күк читендә канлы пәрдә.
Әллә кемнәр:
– Таң,– диләр,
– Таң түгел ул, җиргә төшкән
Шомлы каргыш, кан,– диләр.
I
Бер әмер – шуннан тәмуглар
Сакчысы тиз-тиз генә
Килде дә ут ташлады
Илнең сарае өстенә.
Ташлады, ах! Мең нәләт!
Чү! Кемнәр анда көлделәр?
Мәсхәрәләп илне, көлде
Канлы уклар, сөңгеләр…
Юлбарысларга атланып,
Алтын сарайның уллары
Килделәр дә ил сараена
Тагын да керделәр...
II
Качты илдән бар-бөтен рухлар,
Мәләкләр, куркынып,
Качты йолдызлар еракка,
Вәхшиләрдән хурсынып...
Калды тик ил ут эчендә,
Тәкъдиренә буйсынып...
III
Кит, болыт! Ай, сип нурың,
Күргәз тагын –
Нинди золмәт, вәхшәт алды
Ил багын...
Алда, артта шаулый туплар,
Уйный уклар шәүләсе.
Баскан эз – гүрлек-каберлек,
Канлы илнең гәүдәсе...
Канлы куллар, ыржаеп, ил
Бәхтенә сузылып тора,
Әллә кемнәр бик еракта:
«Инсанияткә, туганлыкка үлем!» –
Дип кычкыра...
IV
Кит, кояш! Чыкма
Бүген син дөньяга –
Куркынырсың... Куркыныч, ах, дөньяда!
Тау башында күп халык һәм канлы дар.
Нинди корбан? Кемне китергән алар?
Кем елый? Кем яшь түгә? Кем?
– Эшче ул...
Сүн, кояш! Сүн, –
Сүн дә син бер шәүлә бул,
Шәүлә бул да бар, көйлә шәфкать көен.
Бар аларга:
– Җирдә шәфкать бар,– диең.
V
Күкнең уртасында нурлы ай тора,
Ай тулы… Бар җирне нурлый, яктыра.
Төшми җиргә шәүләсе. Җир болгана.
Болганып, канлы төтеннәргә яна,
Ай түрендә кайгылы Гайса нәби
Утыра, канлы йөзе, ул уйлана...
Тек күзеңне җиргә, Гайса, күр әнә!
Син сөйгән эшче халык утта яна...
Текмә, тукта!
VI
Кайда сез, әй, илне
Саклаучы баһадирлар? Нигә
Чыкмыйсыз алтын сарайга
Каршы канлы бәйгегә?!
Әллә сезне тар, кысынкы
Төрмәләр үтердеме?!
Йә зобанилар, тәмуглардан җыеп,
Өстегезгә ач үлем,
Чума мурын* китердеме?!
Эчтегезме сез зәкъкум?!
Нигә сез эндәшмисез?
(*Чума муры – чума эпидемиясе).
VII
Кайда сез, әй, илне
Саклаучы баһадирлар? Нигә
Чыкмыйсыз алтын сарайга
Каршы канлы бәйгегә?!
Әллә сезнең үз кулыгыз берлә
Койган сөңгеләр,
Чәнчелеп саф бәгърегезгә,
Вәхшианә* көлделәр?!
Әллә сезне җир йөзеннән
Мәңгелеккә сөрделәр?!
Сез сөеп үстергән атлар,
Аргамаклар да бүген
Вәхшиләрне өстегезгә
Атландырып китерделәрме
Алар?!
– Әйе, хыянәт иттеләр…
Мең нәләт!
(*Вәхшианә – ерткычларча, вәхшиләрчә).
VIII
Кайда сез, әй, йортны
Саклаучы баһадирлар? Нигә
Чыкмыйсыз алтын сарайга
Каршы канлы бәйгегә?!
IX
Чыктылар... Тик соң иде,
Һәм зур сарай янган иде,
Ил сараеннан фәкать көлләр генә
Калган иде...
Инде илнең кырларында
Канга баткан каргалар,
«Кар!» диләр дә каргыйлар
Үлгән сөякләрне алар...
X
Бер баһадир чыкты мәйданга –
Кылычын ташлады,
Кайгылы илдә торырга
Йорт корырга башлады…
Тик аның йорт нигезенә
Куйган авыр зур ташлары
Булды гәүдә һәм батырларның
Киселгән башлары…
XI
– Ха-ха-ха-ха…
Көлмә анда, әй, кара көч,
Ул төзер бер зур сарай,
Үч итеп сезгә, куяр ул
Нәкъ түренә канлы ай...
Ул сарайда мәңге шатлык
Һәм ирек шаһлык сөрер;
Ул сарайда хөр йөрәк,
Көчле, батыр ирләр торыр.
Ул сарай мәңге булыр киң, –
Хөр күңелләр кәгъбәсе,
Һәм дә анда мәңге кайнар
Үч алу, кан шәүләсе…
……………………………………………
XII
Мин караңгы сахраларда
Канлы күз яшьләр җыям,
Ил каны һәм күз яшеннән
Зур, бөек һәйкәл коям…
Туктагыз! Мин һәйкәлемнең
Кайгылы йөзен уям.
Маңгаена канлы яшьләрдән
Янар күзләр куям...
Күкрәгенә мин хаиннәрнең
Фахиш исемен язып
Җырларым.
Таушым минем
Бар җир-зәминнәрне ашар,
Дәһшәтеннән тәңреләр,
Гыйфрит, пәри-җеннәр
Шашар.
XIII
Мин, җыеп бар зар-фиганны,*
Моңлы кылларга салып.
Рух сараеннан сәмави
Сихри бер сорнай алып
Җырларым, –
Һәм җырларымны көйләр илләр
Та әбәд,
Яудырырлар ул хыянәтче
Хаиннәр исменә
Мең нәләт!
(*Фиган – ярдәм сорап кычкыру).
XIV
Яшь балаларын аналар
Сөт имезгәндә һаман,
Күз тегәр каргыш белән
Алтын сарайларга табан…
(1922)
Һади Такташ (Мөхәммәтһади Такташев) (1901-1931) – шагыйрь, хәзерге татар поэзиясенә нигез салган әдипләрнең берсе. Проза, балалар әдәбияты һәм драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Тумышы белән Тамбов губернасы, Спас өязе Сыркыды авылыннан (хәзер – Мордовия Республикасында). Урта Азиядә, Оренбургта яшәп ала, Казанга кайткач вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз