news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һади Такташ. Карт артист

(31 мартта ясалачак Кари кичәсенә багышлап)

Менә карагыз минем йөзләремә, –
Анда нинди юллар сызылган,
Зур күзләрем эчкә кереп баткан,
Ак чәчләрем ничек тузылган...
Мин – карт артист,
Татар сәхнәсендә
Ач-ялангач килеш күп еллар
Хезмәт итәм. Менә шушы юллар –
Минем хезмәтемнең шаһиты.
*
Салкын сәхнә минем йортым иде,
Ертык пальто, тузган киемдә
Бөтен гомрем буе хезмәт итәм.
– Кемгә?
Анысын белмим үзем дә...
Караучылар: байлар, байбәтчәләр,
Пудраларга чумган курчаклар
Көлә иделәр миннән;
Бармак төртеп көлә иделәр алар ул чаклар.
Әрәм хезмәт,
Ачлык, ялангачлык
Тормыш төбенә мине ташлады,
Зур теләкләр тулган күкрәгемне
Үлем микроблары каплады...
Менә карагызчы минем йөзләремә,
Анда нинди юллар сызылган.
Зур күзләрем эчкә кереп баткан,
Ак чәчләрем ничек тузылган...
*
Бәхетле сез, иркен яшь артистлар;
Иркен сәхнә – сезнең йортыгыз,
Шул сәхнәдә ярлы эшчеләргә
Хезмәт итү – сезнең бурычыгыз!
.....................
Бирегез миңа шушы «эшче картны»!
Мин ул картны шулай уйнармын, –
Чәчләрегез сезнең үрә торыр,
Яшьләрегез агар,
Мин дә ул карт булып зур сәхнәдә
Тыела алмый үкреп елармын...
Чөнки мин дә, шушы эшче карттай,
Бөтен авырлыкны күрдем мин;
Аның кебек, байга хезмәт иттем,
Аның кебек, сөрелеп йөрдем мин...
Бирегез миңа шушы эшче картны,
Шулай матур итеп уйнармын.
А, юк!..
Карагызчы минем йөзләремә, –
Анда нинди юллар сызылган,
Күзләремнән үлем карый хәзер,
Ак чәчләрем ничек тузылган...
(1924)



Һади Такташ (Мөхәммәтһади Такташев) (1901-1931) – шагыйрь, хәзерге татар поэзиясенә нигез салган әдипләрнең берсе. Проза, балалар әдәбияты һәм драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Тумышы белән Тамбов губернасы, Спас өязе Сыркыды авылыннан (хәзер – Мордовия Республикасында). Урта Азиядә, Оренбургта яшәп ала, Казанга кайткач вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100