news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һади Такташ. Караңгы төннәрдә

Уем зәкъкум* булып агыла
Коры, кансыз тамырлардан;
Хыялым – бер тирән сахра, –
Суык җилләр исә анда.

Йөрәгем мәңгегә сүнде
Кылыч, уклар ярасыннан;
Үләм мин дә – китәм инде
Явыз «җеннәр» арасыннан.

Калыгыз инде иркендә...
Китәм мин, ташлыймын җирне.
Фахиш җир! Куеныңа шомлы
Еланнар ояласын инде!

Очам күккә – кайда пакьлек,
Керәм анда, җуеп эзне.
Йөрермен анда мин ялгыз,
Ләгънәтләп мәңгегә сезне.

Китәм, юк, төшми калмас бу
Минем каргыш, сагышларым,
Тыныч бирмәс, ерактан
Иштелер ямьсез тавышларым.
(1916)


*Зәкъкум – агу.

Такташ Һади (Мөхәммәтһади Такташев) (1901-1931) – шагыйрь, хәзерге татар поэзиясенә нигез салган әдипләрнең берсе. Проза, балалар әдәбияты һәм драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Тумышы белән Тамбов губернасы, Спас өязе Сыркыды авылыннан (хәзер – Мордовия Республикасында). Урта Азиядә, Оренбургта яшәп ала, Казанга кайткач вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100