Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Һади Такташ. Җир уллары трагедиясе
Алты күренештә
(Вакыйга хыялый яһүд тарихыннан)
ФАҖИГАДӘ КАТНАШУЧЫЛАР:
Адәм.
Xава.
Кабил,
Һабил – Адәмнең уллары.
Әкълимә – Адәмнең Кабил белән игез кызы.
Идея – Газазил.
Канун – Җәбраил.
Газраил.
Микаил.
Беренче Адәм баласы.
Икенче Адәм баласы.
Ике яшь бала.
Күп Адәм балалары, фәрештәләр.
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Пролог
Кара урман. Караңгы төн. Сәхнәнең арт ягында ишелеп-ишелеп күкләргә озайган түбәләр, янар таулар күренә. Пәрдә ачылганда, сәхнәдә берәү дә юк. Тирәякта дәһшәтле тынлык.
(Хор) (Бөтен табигатьтән өстен көч җырлый.)
Төн. Ерак күкләр караңгы.
Йоклый тынлыкта җиһан,
Йоклый җир, йоклый акыл,
Йоклый мәхәббәт һәм иман...
Йоклый Алла, йоклый җир-күк,
Бар табигать йоклаган,
Йоклаган ай да – бүген төн
Каф тавыннан чыкмаган.
Чыкмаган...
Тик янар таулар бүген, төн
Туктамыйча, ут ата, –
Ут ата, аксыл төтеннәр,
Болганып утлар белән,
Нәкъ томан җиргә ята…
Хор әкренләп туктала. Сирәк-сирәк кенә юлбарыс тавышлары ишетелә. Кинәт, ерак та түгел, йөрәк өзгеч тавыш. Тагын тынлык. Сәхнәгә Идея-Газазил килеп чыга. Ул нур эчендә.
Идея
Нинди өн? Чү! Кайда иштелде
Йөрәк өзгеч аваз?
Кем елый бу шомлы төндә?
(Пауза.)
Нинди бу хәсрәтле саз?!
Төнге золмәттән адашкан
Юлчы, бер җенме елый?
Кем соң ул күк Алласыннан
Кан елап ярдәм сорый?..
(Бер якка кычкырып.)
Сузма кул, хәсрәтле җан, әй!
Син, аңа ярдәм сорап,
Кимсенеп, алдында торма
Ул хаиннең, кан елап!
Мәңге ул шәфкатькә дошман,
Ул залим, ут Алласы,
Дәргяһе* – ут; җәннәте,
Гарше – кызыл кан дәрьясы…
(*Дәргяһ – капка, ишек төбе.)
Ашыгып, сәхнәдән югала. Тирә-якта коточкыч юлбарыс, аю, бүре тавышлары. Сәхнәгә Кабил килеп керә. Ул талган. Әкрен генә сәхнә уртасына атлый. Озак пауза.
Кабил
Төнге золмәттән адаштым,
Мин бу тауларга кереп;
Тапмадым бер җир кунарга,
Төн буе шунда йөреп.
Һәр тарафта коточыргыч
Юлбарыслар ыжгыра,
Баскан эз дә куркыныч, –
Уклы еланнар сызгыра…
(Кулларын күккә күтәреп.)
Соңгы кат кулларны суздым,
Әй, Ходай, мин иркеңә!
Сакла син, калдырма ташлап
Юлбарыслар иркенә!..
Суз кулыңны, ал төнеңне!
Күктә сызлып таң атып,
Нурланып чыксын кояш, бу
Төнге золмәтне ватып!..
(Кулларын түбән төшерә.)
(Тынлык.)
Ул ачулы; канлы яшьле
Күзләремне күрми ул,
Үч ала миннән, мине ул
Мәңге хәсрәткә салып,
Язмышым белән нигәдер
Залиманә уйный ул…
(Тынлык.)
Мин тудым. Тудым – тугандук
Ят идем. Үз әнкәем
Үпмәде шатлык белән:
«Тугдың, балам! – дип, – бәбкәем!..»
Үпмәде ул, какты читкә,
Күз яшемне сөртмәде.
Калды яшьләр; канлы яшьләр
Мәңге күздән кипмәде...
Килеп, әкрен генә ярга сөялә. Пауза. Сәхнә яктырып, таулар өстендә Идея заһир була*. (*Заһир булу – күренү).
Идея (Кабилгә таба кулын сузып)
Кызганыч, мескен җир углы!
Кул сузасың Аллага,
Белмисең: ул күктә сиңа
Зур тәмуг, утлар яга…
Язмышыңнан тетри җан, –
Рухлар елый, җир селкенә;
Сизмисең: алда сиңа
Нинди кара көннәр килә...
Кабил (үз-үзенә)
Анда ачлыктан сөекле
Әкълимәм әрнеп ята,
Тар, кара, салкын мәгарәдә
Суык җилләр белән
Тартыша, мескенкәем,
Елап чыга ул төн ката.
Анда ачлыктан, суыклыктан
Туганнарым минем,
Бер-беренә сарлышып, ярдәм көтәләр.
Соң мин нишлием?
Төн буе тауларда йөрдем,
Нинди аулар салмадым,
Тукланырлык бер генә хайван да
Мин тота алмадым.
Гаиләмнең язмышында
Мәңгелек михнәт күрәм,
Кайдадыр очмак булам да –
Юл табалмыйм, тилмерәм...
Кемгә сузсам да кулымны,
Мәрхәмәт, шәфкать теләп,
Кулларым буш кайтарылды,
Сүнде рухта бар теләк...
Бар да дошман!
Идея (тауларга ышыкланып)
Юк. Ялгышасың, барсы да
Дошман түгел,
Бар синең дустың, бар ул,
Ул гали, ул ак күңел...
Кабил (эзләнеп)
Булса, ул сузсын кулын,
Дуслык белән бәгърен ачып,
Мин явыз, вәхши түгел, ул
Тормасын миннән качып!..
Идея (кинәт аның алдына чыгып)
Ул – менә мин!
(Кабил чигенә, кинәт тезләнә.)
Бир кулыңны! Әйдә, моннан
Кач ерак!
Монда аллалар, залимнәр, –
Кимсенеп торма елап...
Әйдә бу илдән еракка,
Нурга әйдә, әйдә син
Якты илгә – кайсы илдә
Сахралар иркен вә киң!..
Кабил
Белмәсәм дә кемлегеңне,
Һәрвакыт шәүләң синең
Нур булып күрнә ерактан,
Яктыртып бәхтем күген...
Һәрвакытта төшләремдә
Мин сине шатлык белән
Гөл-чәчәкләр уртасында,
Якты бер илдә күрәм...
Кем син, әй, рух, барлыгымны
Мәфтүн иткән* утлы гөл?
Кем җибәрде монда сине?
(*Мәфтүн итү – сокландыру, үзенә бәйләү).
Идея
Мин сиңа дошман түгел...
Кабил
Яшренеп һәрбер кара төндә,
Минем янга килеп
Сөйлисең:
«Мәңге газап, хәсрәткә син
Мәхкүм!»* – диеп...
Сөйлисең мин аңламас сүзләр.
Тагын куллар сузып,
Күргәзәсең әллә кайда,
Нурлы ак юллар сызып.
«Кил, – дисең син, – якты, ак
Шатлык, бәхетләр эстәсәң,
Ташла җирне, монда иркен илгә
Кил! – дип. – Монда ямь.
Монда юк Алла, Канун һәм
Эч пошу, хәсрәт», – дисең.
Кайда ул ил?
(*Мәхкүм – хөкем ителгән).
Идея кулы белән бер якка күрсәтә, еракта матур сарайлар, гөл-чәчәкләргә күмелгән урманнар, күм-күк күген яктыртып торган нурлы ай һәм ниһаясез* (*Ниһаясез – очсыз-кырыйсыз) күләгәләр күренә.
Идея
Анда күрәмсең,
Нинди киң, иркен сарай?!
Уртасында бриллиантлардан
Төзелгән нурлы ай.
Ай нурыннан зур сарайга
Тамчы-тамчы нур тама, –
Нур тама һәм якты нур
Тамган җирендә ут яна.
Ут яна... Утлар тирәсендә
Җыелган күп халык
Мәңге рәхәттә яшиләр!
Кабил (сокланып)
Нинди иркенлек ул илдә,
Анда нинди яктылык,
Нинди ак нурлар сибелгәннәр,
Сарайны яктыртып!
Кемнәр анда?
Идея
Ул сарайда мәңге шатлык
Һәм ирек шаһлык сөрә,
Ул сарайда хөр йөрәк,
Көчле, батыр ирләр тора.
Кабил (әкрен-әкрен кыза бара)
Анда шатлык, анда нур,
Анда бәхетле бәндәләр.
Күз камаштыргыч сибелгән
Анда нурлар, шәүләләр.
Әмма монда... Монда ачлык,
Монда михнәт, монда төн.
Каплаган җирне җәһәннәм,
Куркыныч, канлы төтен…
(Кызу.)
Ник, алайса, ул сарайда
Әллә кемнәр шатланып
Көн күрәләр дә? –
Нигә без соң, монда золмәттә калып,
Бер кабым ашка моңаеп,
Канлы күз яшьләр белән
Мәңге михнәттә, газапта?!
Әйт, бөек рух! Мин көтәм.
Идея
Чөнки сез – коллар,
Рәхимсезләр кулында кан сыгып
Көн күрәсез, мәлганәт*
Вәхши Ходайга буйсынып.
Уйный ул күктән торып,
Сезнең газаплардан көлә,
Калдырып ерткыч, котырган
Юлбарыслар иркенә…
(*Мәлганәт – ләгънәте).
Кабил
Нәрсә? Бу ят сүзләрең...
Ах! Күңлемә утлар яга,
Яндырып кан юлларымны,
Нәкъ зәкъкум утлар ага...
Бармы соң бер юл
Бу золмәттән сәгадәткә таба?
Идея
Бар, ләкин ул бик ерак.
Юллар озын, һәм юлларын
Каплаган гүрләр-каберлекләр,
Диюләр кулларын
Ыржайтып саклыйлар...
Булса синдә көчле җан,
Булса рәхимсез кулларың,
Әйдә оч! Бергә ачарбыз
Без сәгадәт юлларын…
Идея сәхнәдән югала. Еракта күренеп торган матур сарайлар караңгылык эчендә юк булалар. Кабил, тезләнгән көенчә, кулларын алга таба сузып кала.
Пәрдә.
Ике күренеш арасында алты сәгать вакыт үтә.
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Шул ук урын, шул ук янар таулар. Кабил зур кара таш өстенә утырган. Әкълимә аның янында. Ул башын түбән иеп утыра. Кояш чыгар вакытлар.
Пауза.
Әкълимә
Якты төн булган чагында,
Әллә нинди сер белән
Уйганам, син юк янымда...
Юк янымда, төн белән
Ялгызым...
Ник мине син һәрвакытта
Төндә ялгыз калдырып,
Берүзең шунда киләсең
Дә иягең талдырып
Уйлыйсың төннәр буенча,
Әйт, сөеклем, әллә бармы
Алда бер-бер куркыныч?
Кабил (шомлы)
Бул тыныч!
Әкълимә (торып)
Әллә инде син мине
Сөймисеңме?
(Бик тиз.)
Юк, сөясең, соң нигә
Син сөйләмисең? –
Әллә күңлең мәңгегә
Туңдымы?
(Тезләнә.)
Кабил!
Мин синең алдыңда тезләнгән көйгә –
Сүз көтәм.
(Пауза.)
Син сөйләмисең?!
Кабил (Әкълимәне кочаклап)
Төнге салкын зәмһәрирдән
Туңды күңлем, алтыным!
Мин туңам... юк күкрәгемдә
Бер янар ут – ялкыным...
Талды рух, сынды канатлар,
Мин бетәм...
Як рухыма, әй, фәрештәм,
Син тереклек ялкынын.
Әкълимә (тиз-тиз)
Ник синең таушың карылган?
Ник иягең калтырый?
Күзләрең, ах, күзләреңдә
Нинди утлар ялтырый?!
Әллә ни бер куркыныч сер
Сөйләгән төсле алар:
Төртелеп, яшрен карыйлар да
Йөрәккә, нәкъ янар утлар
Йөрәкне яндыралар...
Әйт, сөеклем, нәрсә бар?!
Кабил (зарланып)
Әкълимәм! Мин йоклый алмыйм,
Төн йокымнан уйганам, –
Уйганам да, нәкъ юләр-шашкан кеше, –
Кан елыйм, беркем дә белми, –
Мин тәмугларда янам!
Куркыныч, һәр як караңгы,
Ниндидер өннәр килә
Дә, улап, төннәр буенча
Як-ягымда иштелә...
Гүя миңа бар ләгыйнь көчләр
Ерактан кулларын
Өстемә төртеп сузалар да
Укыйлар кычкырып
Язмышымның мәлганәтле,
Куркынычлы юлларын...
Укыйлар... – иштеп торам мин –
Бар бөтен рухлар; тагын
Иштелә көлгән тавышлар.
Шунда чорнап дүрт ягым,
Газраилләр кулларымнан
Әллә кайда тарталар…
(Саташып.)
Тарталар...
Коткар, сөеклем! Зур тәмугларга алар…
(Әкълимәнең күкрәгенә сыена.)
Әкълимә (Кабилне күкрәгенә кысып)
Син шашасың!
Ах! Син шашасың!
Кабил
Нәрсә? Мин шашам?!
(Уйлый.)
Әкълимәм, шаштыра мине уй, кайгылар...
Мин, тилергән юлбарыстай,
Алда ит, каннар күрәм.
Канга манчылган кәфеннәрдә
Үлек җаннар күрәм.
Ул үлек җаннар күмәкләп
Ниндидер көй көйлиләр.
Кул сузалар да миңа:
«Кил, без – синең дустың», – диләр.
Үзләре, бер канлы гәүдәне
Кочаклап, еглашып,
Зур адымнар белән атлап,
Әллә кая илтәләр...
Мин барам ул гәүдә артыннан –
Елап. Туктыйм кинәт...
...Ишелеп-ишелеп, бер коточкыч
Аждаһа күктән иңә
Дә мине ул, чорнап алып,
Җил белән тиз-тиз генә
Ташлый илтеп зур, котырган,
Көчле диңгез өстенә...
Әкълимә, Әкълимә!
Ник газаплыйлар болай
Күкләр мине гомрем буе?
Әкълимә
Күз нурым, түз! Монда бар бер
Тәңренең яшрен уе.
(Кулларын күккә күтәреп.)
Әй, минем бәгърем – Кабилемнең
Рәхимле Алласы!
Әйт, бу эшләр нинди бер
Яшрен сереңнең шәүләсе?
Кабил (ачы)
Ул җавапсыз? Тик тора?
Мең нәләт!!
Әкълимә
Тукта, ах! Безне газапламас
Болай ул та әбәд.*
Көн килер: бу кайгы-хәсрәтләр,
Газапларны алыр,
Ярлыкар, безгә тагын
Шәфкать күзен, хөкемен салыр…
(*Та әбәд – мәңге).
Кабил
Үтте еллар... Мин сабыр иттем,
Түзеп тордым һаман.
Күз тегәп, шәфкать көтеп,
Күккә, гарешләргә табан.
Тик минем көткән бәхет,
Шатлык-өметләр алдады,
Мәрхәмәтсез Тәңрегә
Һичбер теләгем бармады, –
Өстебездән мәңгелек каргыш
Газабын алмады.
(Әкрен.)
Инде күкләргә минем һич-
бер теләгем калмады…
(Пауза.)
Мәңге сөргендә... газапта...
Нинди язмыш?!
Әкълимә
Яңадан –
Кил, сөеклем, тезләнеп
Шәфкать сорыйк без Алладан –
Ул кичәр!
Кабил
Алладан?!
Мин бүген төнлә, адашкач,
Кулларым сузган идем,
Соңгы кат ярдәм сорап, күп
Тезләнеп торган идем.
Тик минем соңгы теләкләрне
Кирегә кактылар,
Газраилләр өстемә
Күктән нәләтләр аттылар.
Иштәсеңме?! Кактылар!
Каргыш, нәләтләр аттылар!
Шунда белдем: җирдә мин берьялгызым калганлыгым,
Бар гыйбадәт, сәҗдәләремнең
Бикяр,* ялганлыгын...
Ул – рәхимсез!
(*Бикяр – файдасыз).
Әкълимә
Юк, рәхимле, алтыным! Кил,
Тел тидермә Аллага.
Тотма юл, саклан, җаным,
Янган тәмугларга таба.
(Күккә күрсәтеп.)
Анда утлар.
Кабил
Анда утлар... Анда утлар,
Тик ул утлардан бу төн
Мин нәҗат* таптым, сөеклем!
(Әкълимәгә, яшеренеп.)
Кайгы-хәсрәт утларында
Кайнаган мәхзун** йөрәк
Берлә мин юлдан язып,
Тауларда йөргәндә, кинәт
Әллә кайдан чыкты шунда
Нурга күмлеп – кемдер ул? –
Бирде кул, кодрәт белән
Сызды миңа бер якты юл.
Якты юл – күз яшь,
Газаплардан сәгадәткә таба,
Мәңге шатлык һәм бәхет берлән
Бизәлгән дөньяга...
Кайда юк янган тәмуг,
Утлар, газаплар, аллалар;
Кайда юк мәңге газапларга
Сөрелгән бәндәләр.
(*Нәҗат – котылу.
**Мәхзун – кайгылы).
Әкълимә (тиз-тиз генә)
Нишләдең син? Нишләдең син?!
Куркыныч, ах! Куркыныч –
Алдыңда мин упкын күрәм.
Мәңгелек бушлык – караңгы,
Күз җиталмаслык тирән...
Син адашкансың,
Сине азгын Газазил алдаган,
Юлларыңны куркыныч пәрдә белән
Ул каплаган.
Кабил (кинәт)
Әкълимәм! Сөрсә әгәр
Җирдән мине күк, аллалар,
Мәңгегә мәхкүм итеп,
Янган тәмугка салсалар;
Мәсхәрәләп, язмышым белән
Шаярсалар алар,
Газраилләр өстемә
Янган кисәүләр атсалар;
Калсам әгәр юлбарыслар
Уртасында ялгызым –
Син килерсеңме аралаучы
Булып шунда мине?..
Юкса син дә калдырырсыңмы
Янар утта мине?
(Пауза.)
Син тик торасың?!
Син тик торасың?
(Пауза.)
Син дә миңа читме әллә?
(Пауза.)
Әмма мин сөйдем сине...
Әй сөекле Әкълимәм, ник
Алдадың соң син мине?
Ник мине алдап сөйләдең
Һәр сораганым саен,
Ник мине кызганмадың,
Ник алдадың, якты аем?!
(Сәхнәдән читкә атлый.)
Мин караңгы сахрада ялгыз гына
Калдым, мине
Ташлады барлык туганнарым,
Бөтен җир, күк иле...
Качтылар миннән алар, бер
Юлбарыстан куркынып
Качкан әрләндәй алар,
Качты еракка, хурсынып.
Бер карында бергә яткан
Әкълимәм дә килмәде,
Мин чакырдым, ул ераклашты,
Миңа кул бирмәде.
Әй, мине баштан сөеп,
Бәгърем, дип алдаучы кыз!
Мин китәм ялгыз караңгы
Сахраларга мәңгегә...
Анда кошлар: «Әкълимәң
Кайда?» – дип миннән сорар, –
Мин сөйләрмен;
Хәсрәтемнән бар-бөтен
Рухлар елар.
Ашыгып, сәхнәдән атлый. Кинәт туктый, Әкълимәдә көчле хәрәкәтләр.
Әкълимә (алга таба атлап)
Китмә ташлап ялгызымны,
Алтыным, кил! Монда кал!
(Үкереп елый.)
Китмә ялгыз,
Мин калалмыйм, ал мине,
Бу уттан ал!..
(Кабилнең муенына сарылып.)
Сөрсәләр дә, күз нурым,
Җирдән сине күк, аллалар,
Атсалар да, мәсхәрәләп,
Зур тәмугларга алар...
Ташламам – яклап килермен,
Утта калдырмам сине,
Әйдә, яксыннар тәмугларда
Синең белән мине!..
(Уйлап.)
Мин гыйбадәтләр итәрмен,
Мәңге елап ялварым.
Күз яшем белән юармын
Мин гөнаһларың,
Тагын –
Көн вә төн уйлап сорармын
Тугры хөкемен Алланың...
Кабил (мәсхәрә белән)
Ул кичәрме?!
Юк. Җитәр!
Кылмыймын мин, кимсенеп,
Сәҗдә аңа моннан битәр...
Ул – залим... Сырган аның
Хөкемен мәкерләр, хәйләләр...
Бушка китте күп минем
Елап кылган сәҗдәләр...
Мин аңардан мәңгегә киттем,
Тагын да та әбәд
Кайтмамын…
Күк күкри, бөтен табигатьне дәһшәтле бер төс ала. Әкълимә сәҗдәгә егыла. Сәхнәгә шашкан Адәм балалары килеп керәләр. Тавышлар.
Кабил (утлы яшеннәр уртасында)
Нәләт!
Нәләт!
Нәләт!
Нәләт!
Нәләт!
(Тауларга кереп югала.)
Пәрдә.
Бу күренеш белән өченче күренеш арасында биш минут вакыт үтә.
ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Шул ук урын, пәрдә көчле күк күкрәүләр эчендә ачыла. Адәм балалары, тезләнеп, кулларын күккә күтәргәннәр. Арада ике яшь бала да бар.
Тавыш
Зур тәмугларымны яктым;
Мин бүген төннән алып
Яндырым шунда Кабилне,
Мәңге утларга салып…
Адәм балалары (Хор)
Кул сузып, күзләрне тектек,
Әй, Иляһи, алдыңа,
Алма үч, кызган Кабилне,
Үч алу – кимлек сиңа.
Адәм
Чал сакалым берлә тезләндем,
Иляһым, күр менә.
Сал күзеңне хәсрәтемә
Бер генә, тик бер генә!
Бер минутлык сиңа кылган
Гөнаһым, гаебем өчен
Ташладың тау-тау газаплар
Мин колыңның өстенә.
Күпме ялварсам да, Тәңрем,
Хәсрәтемне алмадың.
Кызганып мискин колың,
Шәфкать күзеңне салмадың!..
(Күк күкрәү әкренәя.)
Чал сакалым белән тезләндем,
Иляһым, күр менә,
Какма читкә – ялварам – тик
Бер теләгемне генә!
Адәм балалары (Хор)
Алма үч, Тәңре, Кабилдән,
Үч алу – кимлек сиңа…
Хава
Әй гөнаһымның шаһиты,
Көч вә кодрәт Алласы!
Кайгылардан, күрче,
Канланды күземнең алмасы.
Мин, сөрелгәннән алып
Киң җәннәтеңнән дөньяга,
Күпме михнәт, канлы күз яшьләр
Агыздым дөньяда...
Кодрәтең берлән миңа
Бирдең, Иляһым, йөз бала,
Күр әнә, куллар сузып
Тезләнгән алар алдыңа!
Адәм балалары (Хор)
Алма үч, Тәңре, Кабилдән,
Үч алу – кимлек сиңа…
Һабил
Ул адашкан тугры юлдан,
Дәргяһың табалмаган,
Мәңгелек сөрген Газазил
Ул колыңны алдаган...
Сал үзең син тугры юлга,
Ярлыка гаебен, Рәхим!
Кодрәтең тиңсез синең һәм
Шәфкатең чиксез вә киң!
Адәм балалары (Хор)
Салма безне, Тәңре, тагын
Син газапка, кайгыга,
Үтте гомребез болай да
Канлы хәсрәт, кайгыда...
Әкълимә
Күкрәгемдә ут булып
Аккан кызыл каннар белән,
Төн бетеп, һәр төндә аткан
Якты ак таңнар белән
Ант итәм, Тәңрем, минем
Бар шатлыгым тик ул гына,
Ул гына бар тормышымны
Яктыртып, нурлап тора...
Син аны үзең миңа, Тәңрем,
Бүләк иткән идең,
Ник тагын тартып аласың
Якты бәхтемне минем?
Салма хәсрәткә аны,
Тәңрем, сузам кул иркеңә!
Адәм балалары (Хор)
Алма үч, Тәңре, Кабилдән,
Үч алу – кимлек сиңа...
Ике яшь бала
Күр, синең иң кечкенә һәм
Иң гөнаһсыз колларың
Суздылар киң кодрәтеңә
Ак мамыктай кулларын;
Без сорыйбыз тезләнеп,
Тәңре, синең дәргяһыңа,
Сал күзеңне без гөнаһсыз
Колларыңның аһына...
Адәм балалары
Алма үч, Тәңре, Кабилдән,
Үч алу – кимлек сиңа…
Сәхнәнең тирә-ягыннан, җырлап, фәрештәләр чыгалар. Алар уң кулларын күккә таба сузганнар.
Фәрештәләр
Алма үч, Тәңре, Кабилдән,
Үч алу – кимлек сиңа…
(Фәрештәләр тезләнәләр.)
Сал күзеңне, шәфкать ит,
Кодрәт әләмеңне күтәр,
Җир йөзеннән мәңгелек
Хәсрәт, газапларны китәр!
Адәм балалары һәм фәрештәләр
Алма үч, Тәңре, Кабилдән,
Үч алу – кимлек сиңа…
Кинәт бик каты күк күкри. Адәм балалары арасында курку тавышлары ишетелә. Алар бер-берләренә сырышалар. Фәрештәләр сәҗдәгә китәләр. Сәхнә яктырып, сәхнәгә Җәбраил-Канун килеп керә. Адәм балалары тезләнәләр.
Канун
Кылмагыз юкка гыйбадәтләр
Аның өчен Аллага –
Сәҗдә итте ул бүген
Төндә Ходайдан башкага...
Юк аңар шәфкать Ходайдан,
Ул – әбәдлек дошманы,
Яндырыр, мәңге кичермәс,
Зур тәмугларда аны!
Кил, Адәм! Тәңре сиңа
Күндерде кодрәт фәрманы,
Әкълимәне бир Һабилгә!
Адәм балалары
Һабилгә, Һабилгә?..
Канун
Әйе, Һабил алсын аны!..
Бергә торсыннар алар,
Кушылып кыямәткә кадәр,
Бергә кылсыннар гыйбадәтләр,
Шөкерләр, сәҗдәләр...
Якты Тәңре зур тәмугларын
Бүген төннән алып,
Яндырыр шунда Кабилне,
Мәңге утларга салып…
Һабил
Нәрсә? Әкълимәне миңа? Тәңре!..
Канун
Бу – Тәңренең үзгәрмәс әмре!
Әкълимә
Тәңре... Тәңре... Тәңре...
Һушсыз булып, җиргә егыла. Канун сәхнәдән югала, көчле күк күкрәүләре астында
пәрдә ябыла.
Пәрдә.
Бу күренеш белән өченче күренеш арасында унике сәгать вакыт үтә.
ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Таулар арасы. Янар таулар ут атып тора. Көн бетеп, кояш иңәр вакытлар. Тирә-як тын. Сирәк-сирәк сандугач тавышлары. Тагын тынлык. Пәрдә күтәрелгәндә, сәхнәдә берәү дә юк. Серле музыка. Бераздан сәхнәгә, ашыгып, Кабил белән Әкълимә керә.
Кабил
Әйдә, бу каргалган илдән
Без сәгадәткә таба
Юл салыйк, очыйк икәү
Иркен хәятлы дөньяга!
Кайда юк Алла, Канун
Һәм эч пошу, хәсрәт, көек;
Кайда без иркен яшәрбез,
Хөр, азат җилләр кебек…
Әкълимә (Әкълимәдә көчле хәрәкәтләр. Ул, Кабилдән аерылып)
Мин калам, моннан киталмыйм...
.................……………….
Хөр йөрәгемне минем кыскан
Тимердән алкалар.
Мин киталмыйм, мин өзалмыйм –
Утлы зынҗырлар* алар…
(*Зынҗыр – чылбыр).
Кабил (Әкълимәне кочаклап)
Калма, юк. Әйдә минем белән,
Икәүләп без качыйк,
Теткәләп бу шомлы сәдләрне,*
Сәгадәткә ашыйк...
Күкрәгемдә изге антым
Төсле яшреп, мин сине
Саклармын бар юлбарыслардан, –
Тидертмәм. Ант итәм!
(Тезләнеп.)
Әкълимәм! Калдырма син ялгыз мине.
(*Сәд – киртә, тоткарлык).
Әкълимә (уйлый, кинәт сискәнеп)
Куркыныч... Юк, юлларымда
Сакчылар…
(Кулын күккә күтәреп.)
Һәм Алла бар!..
Кабил
Хөр мәхәббәтнең көченнән
Җимрелер, өзлер алар!
Әйдә, без анда табарбыз
Киң, Ходайсыз дөньялар,
Һәм дә аннан яудырырбыз
Мәңге ләгънәтләр аңар!
Әкълимә (тиз генә)
Кайда барсак та, аңардан
Без качалмабыз, күрер
Дә, җибәреп аждаһаларын,
Диюләрен – барын,
Бәхтебезне утлы төн,
Дүзәхкә* ул әүрелдерер.
Ай, кояш, йолдызларын да
Мәңгелеккә сүндерер.
(*Дүзәх – тәмуг, җәһәннәм).
Кабил
Сүнсә йолдызлар, сәмави*
Күзләреңнән нур алыр,
Таң туар гөлләргә төренеп,
Мәңгегә төннәр валыр...**
Әйдә, оч анда, канатлан
Сахраларга, хур кызым.
(Ялынып.)
Әкълимәм! Әйдә, сөеклем!
(*Сәмави – «иляһи» мәгънәсендә.
**Валу – уалу).
Әкълимә
Кабилем, ах! Йолдызым!
Әллә нәрсә сизенә күңлем,
Әллә ниләр уйланам.
Кабилем! Белсәң иде, ах!
Мин тәмугларда янам...
Бар табигать, бар агачлар,
Сандугачлар, лаләләр –
Барсы да тәкрар итәләр:
«Сез – хаиннәр!» – ди алар…
Кабил
Бул тыныч, бәгърем, сөеклем!
Безгә юк бер куркыныч…
Әкрен генә сәхнәдән атлыйлар. Кинәт күк күкри, Әкълимә Кабилнең күкрәгенә яшеренә. Сәхнәгә Канун-Җәбраил килеп керә. Ул, Әкълимә белән Кабилне аерып, урталарына баса. Әкълимә тезләнә.
Кабил (чигенеп)
Канун?..
(Мәсхәрә белән.)
Ни кирәк миннән сиңа?
Әллә тагын да Алладан
Бер әмер бармы минем өчен?
Канун (мәһабәт)
Әйе, бар хак Мәүлядан!*
Куй бу фикреңне, Кабил, син
Тәүбә ит, тезлән аңар!
(*Мәүля – бу урында «Аллаһ» мәгънәсендә).
Кабил (мәсхәрә белән)
Тезләнергә?!
Ха-ха-ха-ха-ха-ха-ха!
Юк, минем өчен
Җирдә башка Алла бар...
Бар, хәзер кит! Оч кире,
Кайт көчле, залим Тәңреңә!
Әйт аңар, буйсынмыймын
Мин ул залимнең әмренә!
Тар бишектән Әкълимәмне
Шатлыгым дип асрадым,
Йокламый төннәр буенча,
Күкрәгемдә сер итеп, –
Ант итәм, – бар шомлы көчләр-
дән яшердем, сакладым...
Инде мин син, син
Хаиннән кул тидертмәм...
Кит! Югал!..
Юкса бел!..
Кабил Канунга таба ташлана. Канун, ачы көлеп, Кабилне Әкълимә яныннан көчле рәвештә этеп җибәрә. Кабил җиргә егыла. Канун сәхнәдән Әкълимәне тартып алып югала. Кабил җиргә капланып кала. Сәхнәгә Идея-Газазил чыга. Ул Кабилгә якын килә.
Идея
Тор, Кабил! Тор, кимсенеп ятма,
Түбәнләндең, җитәр.
Аллаларга каршы ләгънәт,
Үч алу кылчын күтәр!
(Кылыч чыгарып ялтырата.)
Мин куылганда оҗмахтан,
Мәлганәт камтын киеп,
Һәм чыгып барганда оҗмахтан,
«Мин»легемә баш иеп,
Читтә йоклап яткан оҗмах
Сакчысының хәнҗәрен
Тартып алдым, хәсрәтемнең
Ядкяре булсын диеп...
Ятма, тор! Ал бу кылычны!
Ал аны, кулыңа алып
Ялтырат бер кычкырып, бар
Җиргә ут-ялкын салып!
Ул кылычның ялкыныннан
Күк янар, гөлләр шиңәр,
Тетри-тетри бар кануннар
Синең алда баш ияр.
(Кабилгә нидер иелеп сөйли һәм, кылычын Кабилнең алдына кадап, сәхнәдән югала.)
Пауза.
Кабил, җирдән башын күтәреп, тирә-якка карана.
Кабил
Кайда ул рух?
Ник югалды,
Канлы кылычын калдырып,
Күкрәгемдә әллә нинди
Ялкын утлар яндырып?..
Нинди сер ул сөйләде?
Чү! Нәрсә әйтте?
Ах! Янам!..
Чәйни бәгъремне еланнар,
Өзгәлиләр, мин тәмам
Шаштым…
Пауза.
(Тирә-якка каранып, Әкълимәне эзли. Кинәт башын тотып, бик каты.)
Әльәман,* аһ! Әльәман!..
(Акылсызланып кычкыра.)
Әкълимә!
(Тынлык.)
Әкълимә!
(Тынлык.)
Юк беркем дә...
Барлыгымны алдылар...
Алдылар... Ах! Зобанилар!
Янган утка салдылар!..
Яшренеп бәхтем күгендә,
Бер нурым калган иде,
Бер юанычым булып, бер
Ул гына, тик ул гына,
Тормышымда нур биреп,
Әкрен генә янган иде...
Күрде җәлладлар аны да,
Күрделәр, кызгандылар.**
Килделәр дә мәңгегә
Тартып кулымнан алдылар!..
(Тора. Кылычын җирдән алып, һавада болгап.)
Калмады бер сердәшем дә.
Әй, хаин Алла, минем
Күз карашымнан югалды
Бар канун, хөкмең синең...
Мин хәзер җеннәр туенда
Җил белән,
Хөкмеңә каршы давыл
Үкреп исәм,
Таптыймын гөлләр вә сөнбелләр*** илен.
Каплыймын җирне үләксә һәм
Кара комнар белән…
(*Әльәман – коткарыгыз!
**Кызгану – көнләшү. Мишәрчә. (Һ.Такташ искәрмәсе.)
***Сөнбел – сөмбел).
Сәхнәдән ашыгып чыгып барганда, Адәм килеп керә.
Адәм
Нәрсә бу? Кемгә каһәр?
Кабил
Ерткыч, зобани Аллага!
Адәм
Мәүлямә?
Кабил
Әйе, аңа!
Инде куллардан өзелде
Соңгы ут зынҗырлары.
Көл булып янды, тетелде
Хөр йөрәгемне минем
Чорнап алган куркынычлы,
Канлы кодрәт куллары...
Бел: хәзер күкрәк минем
Тулган кара көчләр белән;
Нәкъ җәһәннәмдәй яна
Яшрен, бөек үчләр белән…
(Кабил Адәмгә якын килеп, әкрен һәм серле.)
Бирәмсез Әкълимәмне,
Әткәем, вөҗдан белән,
Бел, аны тартып алам мин
Бик бөек корбан белән!..
Адәм
Алланың хөкеме шулай.
Кабил
Ул – каһәр, ләгънәт аңарга!
Адәм
Йа Ходай!
Кабил
Ул гадил* булса, нигә соң
Күкрәгемә ут салып
Яндыра? –
Күз яшьләремне тамдыра,
Бәхтем алып...
Ул – каһәр! Әйдә чыгарсын
Зилзилә, дулкыннарын, –
Әйдә йотсыннар мине!
(*Гадил – гадел).
Адәм
Кабил, онытма!
(Кулын күккә күрсәтеп.)
Анда ут – дүзәх* барын…
(*Дүзәх – тәмуг).
Кабил
Әйдә яндырсын мине.
Яксын җәһәннәм утларын,
Атсын әйдә Газраилләр
Өстемә ут, укларын!
Курыкмыймын мин, ул – каһәр, дим;
Каргыймын мин, ул – хаин!
Ишетәсеңме?! Ул – хаин!
Адәм (кулларын күтәреп)
Йа Рәхим!
Кабил
Ник мине ул, ник яраткан,
Куймагач юл иркемә?!
Ник минем бәхтемне биргән
Башкаларның иркенә?!
(Бик каты.)
Ант итәм иркем белән, бел!
Әкълимә булыр минем.
Бирмимен мин башкаларга –
Ул – минем Аллам, динем!
Адәм (күз яше белән)
Ник тудырдым мин сине?
Ах! Ник бала дип асрадым?
Ник сине туган вакыттук
Янган утка атмадым?!
Кабил (нервный)
Ник атмадың?!
Адәм
Көчле утлар, зур тәмуглар
Мәңгелек йортың булыр.
(Йомшак.)
Тәүбә ит! Кил, сөйләмә – ул куркыныч…
Кабил
Тәүбә!
Ха-ха-ха-ха-ха-ха-ха-ха!
Бул тыныч!
Мин табынмыйм ул Ходайга,
Ул Ходай җәббар,* явыз,
Мин табам башка Ходай,
Ярдәмчене, бел: ул – кылыч!
(*Җәббар – җәберләүче, рәхимсез).
Кылычын ялтыратып, ашыгып сәхнәдән югала. Адәм аның артыннан бара да бик
тиз кире кайта.
Адәм
Кылыч??!
Ләүхе мәхфуз битләрендә
Күргән идем мин аны…
Тавыш.
Ул кылыч батырыр кара канга
Бөтен җир-дөньяны,
Ул кылыч – шәфкать-мәхәббәт дошманы!..
Адәм (кулларын күтәреп тезләнә)
Йа Ходай! Бирмә Кабилгә син аны!..
Пәрдә.
Бу күренеш белән бишенче күренеш арасында җиде сәгать вакыт үтә.
БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Төн. Янар таулар туктаусыз ут атып торалар. Пәрдә күк күкрәүләр, утлы яшеннәр уртасында ачылып, бөтен дөньяны кызыл канга батырып, җир өстенә беренче мәртәбә Газраил иңә. Аның күзләре коточкыч ачылган, ул мәһабәт.
Газраил
Мин бүген төннән алып
Җир йолдызында мәңгегә
Кан түгеп, җаннар алырга
Тезләнеп антлар белән
Вәгъдә бирдем Тәңрегә...
Тетри-тетри, кятибиннәр,
Минем алда баш иеп,
Ләүхе мәхфуз битләренә
Яздылар утлар белән:
«Мин – мәхәббәт, мәрхәмәткә
Мәңгегә дошман!» – диеп...
(Ачу һәм ачы мәсхәрә белән.)
Яздылар утлар белән:
«Мин – мәхәббәт, мәрхәмәткә
Мәңгегә дошман!» – диеп…
(Газраилдә ниндидер ят хәрәкәтләр күренә. Ачы.)
Инде моннан соң минем
Эчкән суым каннар булыр;
Мәскәнем* – салкын каберләр,
Мәңгелек тәхтем минем
Баш сөякләрдән өелгән
Зур, биек таулар булыр...
(Җир йөзенә.)
Куркыныч хәсрәт уты,
Әй җир йөзе, каплар сине!..
Күкрәгеңә кап-кара каннар
Сеңәр, таплар сине...
Ак чәчәкләргә күмелгән
Фирдәвестәй** кырларың-
да суярмын мин аяусыз
Сөрген илнең улларын.
Нинди язмыш?!
(Каргышлы һәм газаплы уйга кала.)
Нәрсә уйлыйм?!
(Көчле күк күкрәү. Газраил, тезләнеп, кулларын күккә күтәрә).
Әй Тәгалә! Шәфкать ит,
Мин сиңа биргән бөек антымда,
Вәгъдәмдә сабит!..***
(*Мәскән – яши торган урын.
**Фирдәвес – бу урында «җәннәт» мәгънәсендә.
***Сабит – тугрылыклы.).
(Ашыгып, сәхнәдән югала.)
Тирә-якта коточкыч юлбарыс, арыслан, киек тавышлары. Саташкан бер төстә Әкълимә керә.
Әкълимә
Уйгаталар да йокыдан
Төнге гыйфритләр килеп
Сөйлиләр:
«Җаннан сөеклең – Кабилең
Үлде...» – диеп...
(Тауларга карап.)
Төнге таулар, сез беләмсез?
Кайда ул, кайда тора?
Ул исәнме? Кайда ул
Ялгыз бу төнне уздыра?..
(Пауза.)
Нигә соң сез тик торасыз?
Нигә сез эндәшмисез?
(Пауза.)
Вәхшиләр!
(Тирә-якка каранып.)
Кайда ул? Кайдан табыйм мин?
Кап-караңгы... Ни эшлим?
Куркыныч төн! Ник яшердең
Син Кабилемне минем?!
Ник аны син күз каршымнан
Сихерләп каплыйсың
Да үзең мөдһиш,*
Янып сүнгән җәһәннәм тынлыгы
Уртасында алтынымны
Бер убырдай саклыйсың?
(Тезләнеп.)
Тулган ай! Төн патшасы, чык!
Чык, болытларны тарат!
Ач юлымны, күр менә: мин
Тезләнеп, күккә карап,
Сүз көтәм.
(Пауза.)
Син сөйләмисең?
(Тынлык.)
Кем дә миңа сөйләми...
Вәхшиләр!..
Кем белә? Ах! Кем белә, кайда
Сөеклем, алтыным
Уздыра бу куркыныч төннең
Зәһәрле салкынын…
(Ашыгып, алга таба атлый. Кинәт чигә һәм, шашып.)
Нәрсә? – Ул ялгыз гына
Тауларда йоклый? – Күр, әнә
Әйләнәсендә, улап, ач
Юлбарыслар әйләнә...
Әйләнәләр дә улыйлар,
Тукта, чорнап алдылар...
...Алдылар!..
Ах! Өстенә ташландылар!!
(*Мөдһиш – коточкыч).
Тавышсыз булып җиргә егыла. Тынлык. Серле музыка. Таулар арасыннан, җырлап, фәрештәләр чыгалар. Алар Әкълимәне урап әйләнәләр.
Фәрештәләр (җырлап)
Ник яраттың җиргә, Тәңре,
Син мәхәббәт утларын?!
Ник яраттың канлы күз яшьләр,
Газапларның барын?..
Ник мәхәббәтне яраттың?
Ник яраттың да аны, –
Ут итеп шул ялкын утка
Ташладың ник бәндәне?..
Ник җиреңне, бар җиреңне
Фирдәвестәй итмәдең,
Ник бөтен җиргә үзеңнең
Рәхмәтеңне сипмәдең?
Ал җир өстеннән, Иляһи,
Ал газапларның барын,
Ач сәгадәт юлларын,
Сүндер җәһәннәм утларын!..
Көчле күк күкрәү. Фәрештәләр, тезләнеп, сәҗдәгә китәләр һәм, торып, җырлыйҗырлый, сәхнәдән югалалар.
Әйе, бу, Тәңре, синең
Безгә белемсез серләрең;
Без, зәгыйфь коллар, белалмыйбыз
Каанлык* серләрен...
Без сәламлибез сине тик
Төн сәламнәре белән,
Зурлыйбыз зурлык, каанлыкның
Әләмнәре белән…
(*Каанлык – патшалык).
Бераз тынлык. Еракта Адәм балаларының тавышлары ишетелә.
(Хор)
Төн караңгы, куркыныч,
Һәр як кабер төсле тыныч...
Бер тавыш юк... Коточыргыч
Куркыныч... Ах! Куркыныч…
(Хор якыная.)
Шундый төндә, шомлы төндә,
Безне калдырып, нигә
Төнге золмәткә югалдың,
Әкълимә, ах! Әкълимә?!
Адәм балалары сәхнәгә килеп керәләр. Һабил алда.
(Хор)
Төн караңгы, куркыныч,
Һәр як кабер төсле тыныч...
Бер тавыш юк, коточыргыч
Куркыныч... Ах! Куркыныч!..
Һабил (Әкълимәне күреп)
Туктагыз, монда җир өстендә
Нидер ауный менә.
Адәм балалары арасында көчле хәрәкәтләр. Чигәләр.
Беренче Адәм баласы (алга атлап)
Юлбарыс!
Икенче Адәм баласы (шулай ук)
Ерткыч!
Һабил (Әкълимәгә якын килеп, танып)
Әкълимә! Әкълимә!
Әкълимәнең гәүдәсе өстенә ташлана. Адәм балалары Әкълимәне сырып алалар.
Хава (тезләнеп)
Күкрәгеннән ак сөтен
Назлап имезгән карт анаң
Алдыңа тезләнде, уйган!
Тор, күзеңне ач, балам!..
Ач күзеңне! Ник болай
Сулган синең ак йөзләрең?
Ник йомылган һич ачылмас
Төсле – янган күзләрең?!
(Үкереп елый.)
Әллә кайтмаска тагын да
Мәңгелеккә, мәңгегә,
Безне ташлап, син юнәлдеңме
Яраткан Тәңрегә?..
Адәм (күкләргә)
Бармы бер чик?!
(Пауза.)
(Кинәт балалары алдына тезләнә.)
Әй бәхетсез улларым!..
Мин китердем җиргә бу
Хәсрәт, газапларның барын;
Капладым сезгә ачылмаска
Сәгадәт юлларын...
Булса сезнең күңлегездә
Әз генә шәфкать әгәр, –
Кичерегез!.. Йә, карт атагызны менә
Таптагыз, җиргә салып, сез
Көлгә дүнгәнгә кадәр!..
(Үкереп елап, сәхнәдән югала.)
Адәм балалары арасында көчле хәрәкәтләр. Аларның күбесе Адәм киткән якка ташланалар.
Адәм балалары
Әткәй, әткәй!
(Елау тавышлары.)
Хава (торып)
Ятмасын, җирдән алыгыз!
Адәм балалары, Әкълимәне күтәреп, әкрен генә сәхнәдән атлыйлар. Һабил ялгыз кала.
Адәм балалары (Хор)
Салма, Тәңре, безне тагын
Син газапка, кайгыга,
Үтте гомребез болай да
Канлы хәсрәт-кайгыда…
(Сәхнәдән югалалар.)
Һабил ялгыз калып, тезләнеп, кулларын күккә күтәрә.
Һабил
Ялварам, төн Тәңресе!
Шәфкать күзеңне сал миңа,
Күр менә, керсез күңел белән
Тагын да алдыңа
Тезләнеп, мин күзләремнән
Кан катыш яшьләр түгәм,
Саф күңел белән, сине зурлап,
Кара җирне үбәм.
(Сәҗдәгә китә. Башын күтәреп.)
Иштәсеңме сүзләремне,
Күз саламсың син миңа?
Алма үч, Тәңрем, Кабилдән
Үч алу – кимлек сиңа...
Ал кирәксә, ал җанымны,
Ал, Иляһым, ал да аны
Сал тәмугларга, газапла, –
Тик, бөеклек солтаны,
Син газаплама Кабилне!
Куйма, Тәңрем, киртә итеп,
Бер-берен сөйгән ике
Яшь күңелләрнең сәгадәт
Юлларын каплап, мине...
Ал мине! Ал юлларыннан,
Ал җиреңнән гаршеңә!
Анда, мәңге буйсынып, мин
Бар боерган әмреңә
Сәҗдә итәрмен, торырмын
Мин мәләкләрең* белән…
(*Мәләк – фәрештә).
(Сәҗдәгә китә.)
Сәхнәнең арт ягында Кабил күренә. Ул Һабилне күрми, агачлар арасында сөйләнә.
Кабил
Бер әмер шуннан...
Тәмуглар сакчысы тиз-тиз генә
Килде дә ут ташлады
Гыйшкым сарае өстенә...
Ташлады, ах! Мең нәләт!
Гомрем буе табынып, сөеп
Килгән иркәмне – сөекле
Әкълимәмне – вәхшиләр,
Күкрәгемнән өзгәләп,
Бәгъремне тартып алдылар...
Алдылар да аттылар бер
Юлбарысның куенына,
Мин, тилергән ач бүре
Төсле улап,
Читтә калдым, кан сыгып ялгыз гына...
Әй, тәмуглар Алласы!
Мин ант итәм таңнар белән,
Ант итәм мәңге тәмугыңда
Янар җаннар белән!
Сүндердем бәхтем сараена
Кабынган утларың-
ны туганымның бугазыннан
Агар каннар белән!!
(Якын атлый. Һабилне күреп, артка таба чигә. Үз-үзенә.)
Тукта, кем бу монда ялгыз?
Чү, Һабил мескен, синең
(Хәнҗәрен ала.)
Җитте инде соңгы гомрең.
(Сәхнәгә Газраил чыга.)
Бу суык хәнҗәр минем
Өзгәләр бәгъремне сырган
Бар әсирлек бауларын,
Теткәләр алдымдагы барлык
Каанлык тауларын!
(Хәнҗәре белән Һабилне чәнчи.)
Газраил Һабилгә таба канлы байрагын суза да югала. Күктән җиргә дәһшәтле тавышлар уртасында ташлар ява башлый. Кабил чигә-чигә, кинәт юл эзләгәндәй кулларын алга таба сузып, озак ук йөри.
Пауза.
Кабил
Нишләдем мин?
(Шашкынлык.)
Нишләдем мин?
(Пауза).
Бар да бетте... Мин кара
Төндә югалттым юлларым...
Канга батты зур теләкләргә
Сузылган кулларым...
Алда упкын... Артта ут...
Уңда Һабилнең гәүдәсе...
Кайда юл?.. Кайда сәмави яктылык
Берлә янган идеалымның
Сихерле шәүләсе?!
Бар да каннарга күмелде,
Кап-караңгы – мин бетәм…
(Һабилнең гәүдәсенә таба кулларын сузып.)
Тор, Һабил! Тор, суз кулыңны,
Мин синең хөкмең көтәм...
Канлы күкләр киртә итеп
Юлыма куйгач сине,
Үч итеп күкләргә үтердем...
Һабил... Кичер мине!
Һабилнең канлы гәүдәсе өстенә ташлана. Серле музыка. Сәхнә яктырып, болытлар өстендә фәрештәләр заһир булалар. Алар Әкълимәне күкләргә алып баралар.
Фәрештәләр (җырлый)
Атма, таң! Чыкма, кояш!
Нурлар сибеп син дөньяга,
Куркынырсың, куркынырсың,
Куркыныч... Ах! Дөньяда...
Тау башында канлы гәүдә, –
Бер гөнаһсыз ир бала,
Иң беренче кат җиһанда
Җан биреп әрнеп ята.
Атма, таң! Чыкма, кояш!
Нурлар сибеп син дөньяга,
Куркынырсың, куркынырсың,
Куркыныч... Ах! Дөньяда...
Иң беренче – җирдә Кабил,
Алланың хөкемен бозып,
Мәңгегә дуслык, туганлык
Чәчкәсен алды өзеп.
Калды дөнья мәңге нурсыз,
Мәңге хәсрәтле, кара...
Калды рухларда аның
Канлы кулыннан зур яра...
Атма, таң! Чыкма, кояш!
Нурлар сибеп син дөньяга,
Куркынырсың, куркынырсың,
Куркыныч... Ах! Дөньяда
Әкълимәнең фәрештәләр арасында тавышы ишетелә.
Әкълимә
Ал канатыңны, Микаил!
Бер генә, тик бер генә
Күз салыйм мин соңгы кат
Торган җиремнең өстенә.
Анда калды пакь фәрештәм,
Күз нурым анда минем
Калды ялгыз тилмереп,
Калды минем
Җәннәтем, изге илем...
Ал канатыңны, Микаил,
Бер генә, тик бер генә
Күз салыйм бәгърем-сөеклем,
Алтынымның өстенә…
Микаил канатын ала. Фәрештәләр арасында Әкълимә күренә, аның чәчләре кара болыт кебек тузган.
(Җир өстенә карап.)
Кем белә? Ах! Кем белә,
Кайда сөеклем, алтыным
Уздыра бу куркыныч
Төннең зәһәрле салкынын?..
Төн җиле! Бар, Кабилемнең
Чәчләреннән сөй дә син
Әйт аңарга: «Мин хәзер
Бар нәрсәдән калдым ятим...»
Микаил
Нинди күз яшьләр бу, Тәңрем?
Кулларымны яндыра,
Зарлары туңган йөрәгемне
Кисә, сызландыра…
(Җир өстенә күргәзеп.)
Ач күзеңне, җир кызы!
Күрнеп тора торган җирең,
Күр, әнә анда Кабилең!
Әкълимә (кулларын сузып)
Кабилем, ах, Кабилем!
Тор йокыңнан, кил бире,
Үбием сине мин соңгы кат,
Яд итәрсең, Әкълимәңне
Бик сагынганда елап…
(Фәрештәләр ерагаялар. Ерактан Әкълимәнең тавышы ишетелә.)
Әлфирак,* ах! Әлфирак!
(*Әлфирак – аерылышу).
Фәрештәләр (җырлый)
Атма, таң! Чыкма, кояш!
Нурлар сибеп син дөньяга,
Куркынырсың, куркынырсың,
Куркыныч... Ах! Дөньяда!
(Югалалар.)
Кабил (җирдән башын күтәреп, тирә-якка карана)
Бу сихерле, моңлы өннәр
Нинди җирдән иштелә;
Нинди рухлар җырлый, бу
Көйләр миңа кайдан килә?..
(Тора.)
Бу тавышлар гүя миңа:
«Син, Кабил, шаштың!» – диләр.
Кемнәр ул, әй! Бу нәләтле,
Шомлы көйне көйлиләр?!
(Күзләрен күкләргә тегә, кинәт чигә.)
Тукта! Анда әллә нәрсә
Серле очкыннар белән
Кайный күкләрдә сихерле
Шәгъләләрдән* бер күләм.
(Әкълимәне танып.)
Нәрсә? Ах, мин шашам!
(Кулларын күккә сузып, таулар өстенә ташлана.)
Әкълимә, Әкълимә!..
(*Шәгълә – ялкын).
Күк күкри. Күктән ташлар ява башлый. Сәхнәнең тирә-ягыннан Кабилгә таба ялангач куллар сузыла. Кылычлар ялтырый. Канун, Кабилнең юлын кисеп.
Канун (мәһабәт)
Сузма канлы кулларыңны
Анда күкләргә таба,
Сузма, пычрак кулларыңнан
Тамчылап каннар тама!
Бәдбәхет, мәгърур җир улы,
Тәңренең әмре белән
Мәңгегә мәхкүм син утларда
Янарга. Тәңредән
Юк нәҗат, бел, юлларыңны
Бәйләде ут сәдләре,
Як-ягыңны чорнап алды
Газраилләр гаскәре!..
Сәхнәнең тирә-ягыннан шыр сөяктән гәүдәләр чыга.
Кабил (шашып көлә)
Ха-ха-ха-ха-ха-ха-ха!
Як-ягымны чорнап алган
Газраилләр гаскәре!..
(Кулындагы хәнҗәрен бутап, бер алга, бер артка тая-тая сөйли.)
Кызганыч коллар... Баһадирлар!..
Юкка гына алданып –
Килдегез сез, кулларымны
Бәйләп алырга минем,
Күктәге шәүкәт,* газамәт**
Алласына ялланып!..
Кол булып тусам да җирдә,
Буйсынып күк әмренә,
Инде белегез: мин аны җиңдем
Хәзер һәм, шатланып,
Үз теләгем берлә чәнчим
Хәнҗәремне бәгъремә!..
(*Шәүкәт – көч, куәт.
**Газамәт – олылык, бөеклек).
(Хәнҗәрен күкрәгенә чәнчеп, җир өстенә егыла.)
Күкләр (көлә)
Ха-ха-ха-ха-ха-ха!
Үз теләге берлә чәнечте
Хәнҗәрен ул бәгъренә…
Шәүкәтле, мәсхәрәле көлүләр уртасында пәрдә төшә.
АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ
Эпилог
Пәрдә күтәрелә. Кабилнең гәүдәсе янында Идея. Ул Кабилнең гәүдәсе өстенә бик озак кулларын сузып тора.
Идея
Үлде ул... Үлде... Ләкин
Ишетелми калмас зарлары,
Җиргә сеңмәс, мәңге кипмәс
Монда тамган каннары...
Кайгыларын сөйләп илгә,
Хөр-азат җилләр исәр,
Җиргә тамган каннарыннан
Ал-кызыл гөлләр үсәр…
(Кабилнең гәүдәсенә иелеп.)
Бул тыныч! Кабрең булыр киң, –
Хөр күңелләр кәгъбәсе,*
Һәм дә анда мәңге кайнар
Үч алу кан шәүләсе!..
(Шәүкәтле янау тавышы белән.)
Бетмәде канлы көрәш
Кабилнең үлүе белән,
Бетмәде аның теләге
Җиргә күмелү белән!
Мин бөтен рухларны
Күккә каршы аякландырам,
Җир йөзендә үч белән
Зур-зур тәмуглар яндырам!
Көн килер, кодрәт әләмем
Җир күгендә ялтырар,
Кодрәтемнән җимрелер
Күкләр, тәхетләр, гаршеләр!
Тез чүгәр алдымда бар көчләр,
Мәләкләр, аллалар!
Күктә канлы Алла булса,
Җирдә башка Алла бар!
(*Кәгъбә – бу урында «үзенә тартып торучы» мәгънәсендә).
(Ашыгып, сәхнәдән югала.)
Пәрдә.
(1921)
Такташ Һади (Мөхәммәтһади Такташев) (1901-1931) – шагыйрь, хәзерге татар поэзиясенә нигез салган әдипләрнең берсе. Проза, балалар әдәбияты һәм драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Тумышы белән Тамбов губернасы, Спас өязе Сыркыды авылыннан (хәзер – Мордовия Республикасында). Урта Азиядә, Оренбургта яшәп ала, Казанга кайткач вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз