Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Һади Такташ. ***(«Җил сөйли, үкрә миңа...»)
***
Җил сөйли, үкрә миңа, син ят тудың, ди, дөньяга...
Ил сөйли... шомлы көлә, син, ди, явыз, динсез бала.
Кем яраткан? Ник яраткан? Нинди сергә баглы мин?..
Кем дә белми, кем дә әйтми... Аһ! Үләм мин кайгудин...
Бар да – шәфкатьсез, аяусыз, таш йөрәкле бәндәләр,
Чорнап алган да көләләр ыржаеп «ул» гәүдәләр...
Үтте еллар... Эзләдем мин, эзләдем бер тугры дин,
Тапмадым, әмма югалттым бар иман, «алла»мны мин...
Бирмәде нур ай, кояшлар, тугры юлга салмады,
Сахирә* нурлар, бөек уйлар бары да алдады...
Барча шатлык, бар матурлык үзгә төс алган миңа,
Бар кануннар – бер фахиш уй, канлы эз, – ялган миңа.
Мин караңгылыкта мәңге-мәңге, ялгыз мин генә...
Кем белә, әйтсен иде, аһ! Ник яралдым мин менә?!
юану:
Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны
Еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны.
Көн килер, күз яшьләрем тормыш күгендә ялтырар...
Дәртле җырларым моңыннан ил елар...
Әйе, минем көчле рухымнан җир вә күкләр калтырар.
(1921)
*Сахирә – сихерләүче.
Такташ Һади (Мөхәммәтһади Такташев) (1901-1931) – шагыйрь, хәзерге татар поэзиясенә нигез салган әдипләрнең берсе. Проза, балалар әдәбияты һәм драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Тумышы белән Тамбов губернасы, Спас өязе Сыркыды авылыннан (хәзер – Мордовия Республикасында). Урта Азиядә, Оренбургта яшәп ала, Казанга кайткач вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз