news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һади Такташ. Гыйсъян

Бар да исрек, бармы бер аек сорарга?
Әйтегез!
Кем кабакның патшасы?!
Йә, кайсыгыз
Бу фахиш йортны төзегән?!

I

Йорт караңгы, бар да исрек,
Зур кабак дөньясының
Мәйданында – муллалар, поплар,
Түрендә – зур санәм.*
Тантана, мәҗлес кабакта.
Тук аюлардай булып,
Джентльменнар, мадмуазельләр
Гөр килеп, җырлап, дулап,
Зур кабакның уртасында
Туйлыйлар...
Ул философлар,
Әдипләр
Ниндидер сер уйлыйлар,
Уйлыйлар.
У-у-у...
«Дин» диләр,
«Әхлак» диләр,
«Сәнгать» диләр –
Саф гакылларны агулап,
Зур хыянәткә, һәлакәткә
Халыкны димлиләр.

II

Кайгылы гыйсъянчы мин,
Мең кат аларның йортына
Ут җибәрдем, ут җибәрдем, –
Зур кара йорт янмады.
Ах! Минем тик бер генә ут та
Янып кала алмады.
Сизде тиз мәлгунь – кара йортның
Убырлы сакчысы.
Сүнде ут, илгә күренми
Утларымның яктысы…

III

Йорт караңгы, бар да исрек;
Зур кабак дөньясының
Мәйданында – патшалар, лордлар,
Түрендә – зур санәм,
Зур санәм... Ул аузын ачкан...
Канлы бәйрәм...
Шау-шулар...
Тантана...
Төн...
Зур санәмнең аузына
Ниндидер ят кап-кара җаннарны
Ыргый, ташлыйлар...
Ташлыйлар, ул зур санәмнән
Мәңгелек бәйрәм теләп.
Мәңгелек бәйрәм...
Сәгадәт…

IV

Кимсетелгән ул кара халыкның
Явыз гыйсъянчысы –
Мин киләм...
Әй, төнге албасты,
Убырлар сакчысы!
Иштәсеңме?
Мин киләм!
Мин киләм шул йортка, кайда
Зур сәгадәтләр өчен
Корбан иттеләр илемне.
Әйе, аларның зур үчен
Мин киләм алмак өчен.

V

Кычкырам. А... Ишетәсезме?
Әй, тилеләр, мин менә
Куркыныч утлар ягып
Чыктым тагын җир өстенә.
Шыңшый-шыңшый, гүрләр өстендә
Иман-Коръән укып,
Илнең исрек гәүдәсеннән
Калҗа-калҗа ит чукып,
Шакшы исләрдән исергән,
Әй, үләксә кортлары!
Мин менә чыктым ягып
Җиргә җәһәннәм утлары!
Мин бүген Коръәнне утка яктым –
Иртә таң белән –
Тәүратыңны, Инҗилеңне,
Әй, гарепнең поплары!
Мәңгегә себереп түгәм
Һәм –
Тез чүгәм:
Ул килә – шәп атка атланган гасыр,
Әйе, беләм,
Ул килә.
А... ни оят! А... ни оят
Каршыларга ул гасырны
Мулла, поп исме белән!

VI

Гыйсъян итеп сезгә каршы,
Сорыкортлар, мин менә
Куркыныч утлар ягып
Чыктым янар тау өстенә.
Аллагызны,
Дөньягызны
Утка ташлыйм, яндырам,
Җирдә тик эшне Иляһ дип калдырам.
Иштәсезме?!
Әй, тилеләр!
Нинди шау-шу иштелә?
Ул килә –
Капланга атланган гасыр.
Зур чор килә –
Дәһшәтеннән бар хорафат селкенә.
Ул килә – корыч гасыр,
А... ни оят,
Каршыларга ул гасырны
Шул килеш – исрек көйгә!


*Санәм – идол, пот.
(1923)




Һади Такташ (Мөхәммәтһади Такташев) (1901-1931) – шагыйрь, хәзерге татар поэзиясенә нигез салган әдипләрнең берсе. Проза, балалар әдәбияты һәм драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Тумышы белән Тамбов губернасы, Спас өязе Сыркыды авылыннан (хәзер – Мордовия Республикасында). Урта Азиядә, Оренбургта яшәп ала, Казанга кайткач вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100