Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Һади Такташ. Газраилләр
(1914 елгы Европа сугышына каршы)
Тау өстендә утырган ул, уйга баткан;
Канатлары талган килеш, җиргә яткан;
Маңлаенда – нурлы йолдыз; күзләренең
Шәүләсеннән офыкларда таңнар аткан.
Таңнар аткан, күрнеп тора ерак илләр;
Яшрен генә аңа килеп сөйли җилләр:
– Фәрештәкәй, кач бу илдән! Монда вәхшәт,
Монда үлем, монда патша – газраилләр!
Ул фәрештә моннан бик күп еллар элек
Бу йолдызга күктән очып килгән иде.
Төзер өчен мәңге рәхәт – бәхет багын,
Кызыл гөлләр чәчеп, сулар сипкән иде.
Сипкән иде...
Җырлый-җырлый мәхәббәт һәм күк көйләрен,
Җир йолдызын тезеп, җәннәт иткән иде;
Бизәр өчен җәннәтен ул, гөлләр өчен
Тагын очып кире күккә киткән иде.
Киткән иде...
Күчеп тиз-тиз бер йолдыздан бер йолдызга,
Бик күп еллар матур гөлләр җыеп йөрде...
Кайтса кире җир өстенә: нинди дәһшәт!
Сөякләрдән таулар, каннан күлләр күрде.
Котырган ил... Болгый-болгый кулларында
Ялтырата сөңгеләрен. Юлларында
Үлгән ирләр өелеп кала, аунап шунда;
Җәһәннәмдәй утлар уйный уңда-сулда.
Хәят иле – матур йолдыз – янып сүнгән;
Тапталып гөл баглары көлгә дүнгән;
Матур кырлар, бәхет-җәннәт урманнары
Гакылсызлар йорты булып әверелгән.
– Кемнәр алар, җәннәтемә кемнәр килгән?
Нинди явыз ерткыч җаннар?
Кайсы илдән?
Җавап бирми берәү дә... Тик, үкреп-үкреп,
Туплар оча фәрештәнең баш өстеннән.
Тау өстендә утырган да уйга баткан;
Канатлары талган килеш, җиргә яткан;
Маңлаенда – нурлы йолдыз; күзләренең
Шәүләсеннән офыкларда таңнар аткан.
Таңнар аткан, күрнеп тора ерак илләр,
Яшрен генә аңа килеп сөйли җилләр:
– Фәрештәкәй, кач бу илдән! Монда вәхшәт!
Монда үлем! Монда патша – газраилләр…
(1916)
Такташ Һади (Мөхәммәтһади Такташев) (1901-1931) – шагыйрь, хәзерге татар поэзиясенә нигез салган әдипләрнең берсе. Проза, балалар әдәбияты һәм драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Тумышы белән Тамбов губернасы, Спас өязе Сыркыды авылыннан (хәзер – Мордовия Республикасында). Урта Азиядә, Оренбургта яшәп ала, Казанга кайткач вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз