news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һади Такташ. Эшлиләр

I

Алар эшли, күптән эшли инде
Тимер куллы даһи эшчеләр;
Айлар, еллар үтә,– һаман шунда
«Даң! доң! Даң! доң!».
Нидер эшлиләр.

II

– Табигать! Кит минем юлларымнан!
Ташла сангать* коралларың кулларыңнан!
Менә санигъ** сиңа! Юл бир миңа!
Төзим җәннәт ташландык ил, кырларыңнан!
Шулай ди ул, мәгърур бер яшь эшче,
Киң сахрада җәннәт төзә ул;
Тирә-ягы гаднән – гөл диңгезе.
Шул диңгездә эшли-йөзә ул.

(*Сангать – эш, һөнәр.
**Санигъ – эшләүче, ясаучы, иҗат итүче).

III

Төн уртасы... Эшче уйлап ята
Җир өстендә җәннәт төзәргә,
Көчле кулы белән табигатьнең
Барлык богауларын өзәргә…
Табигать тә, аңа баш игәндәй,
Төн карасын вата, тарата.
Нурлар түгеп шунда, көлә-көлә,
Күк читендә ашгып таң ата.

IV

Алар эшли, күптән эшли инде
Тимер куллы даһи эшчеләр.
Айлар, еллар үтә, – һаман шунда
«Даң! доң! Даң! доң!» нидер эшлиләр.
Менә рәссам ашгып дивар бизи,
Шагыйрь җырлый, тәмам тилергән;
Әнә эшче, батыр үгез кебек,
Нидер бөгеп ята тимердән!

V

«Яңа җәннәт җирдә төзелде!» – дип,
Җибрил* күккә хәбәр китерде.
Мәгърур патша – көчле күк Алласы
Әүвәл көлде,
Шуннан –
Тилерде...

(*Җибрил – Җәбраил).
(1922)



Һади Такташ (Мөхәммәтһади Такташев) (1901-1931) – шагыйрь, хәзерге татар поэзиясенә нигез салган әдипләрнең берсе. Проза, балалар әдәбияты һәм драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Тумышы белән Тамбов губернасы, Спас өязе Сыркыды авылыннан (хәзер – Мордовия Республикасында). Урта Азиядә, Оренбургта яшәп ала, Казанга кайткач вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100