Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Һади Такташ. Давылдан соң
I
Минем геройларым
СССРның
Бөтен җирләрендә яшиләр;
Эшсез урам даһилары минем геройларым,
Минем геройларым
Көлә, елыйлар;
Минем геройларым
Кабакларда
Чәнчелгәнче сыра эчәләр...
Материалым:
буран,
давыл,
таңнар,
кичәләр.
Материалым:
син дә,
мин дә,
ул да,
бу да,
алар да.
Бу темага керә давылдан соң бөтен типлар:
Эшле,
Эшсез –
бары да.
Монда концерт бирә: кулаклар да,
Мин дә.
Бүлмә.
Бүлмәдә кошмар.
Ертык чалбар.
Китап, шкафлар.
Ә урамда
Кояш чәчәк аткан;
Нурдан туфан
Мәйданнарга ташланган,
Җир уянган.
Урам дулкынланган.
Тормыш симфониясе башланган...
Тормыш симфониясе.
Оркестр
Йөрәк кылларыннан,
Аһ-зарлардан,
Көлү өненнән,
Тимер тавышлары,
Гудоклардан,
Миллион тавышлардан төзелгән...
Ул оркестр шушы урамнарда
Күптән уйнап килгән,
Аның йөрәк өзгеч кылларында
Үлем тавышлары,
Коллык аһәңнәре,
Корал тавышлары ишетелгән...
Мин дә бүлмә;
Бүлмәдә кошмар,
Ертык чалбар,
Китап, шкафлар...
Бүлмә ишеген бикләп чыгып китәм
Кырга, урамга;
Ачлар арасына,
Туклар дөньясына –
Тормыш симфониясен тыңларга.
Менә урам.
Урам симфониясен
Аяк тавышлары башлыйлар;
Иртә сәгать биштән
Төнге өчкә кадәр:
Шап-шоп, шап-шоп!
Директорлар,
Завлар,
Зур корсаклы кешеләр
........атлыйлар...
II
Байрак илтүче.
Сүзне башлап китәм шул урамда
Моннан бер ел әүвәл күргән баладан,
Исмен хәтерләмим.
Гомеремдә бер кат яңадан
Күрерменме?
Белмим.
– Бәйрәм.
Зур мәйдан.
Комсомоллар Ирек мәйданына
Колонналар булып агалар,
Ә ул иң алдан
Байрак тотып килә,
Бөдрә чәче
Җилләр ирке белән таралган.
Байрак илтүче,
Көләч йөзле кем иде ул? –
Белмим.
Бөдрә чәчле,
Зәңгәр күзле,
Күк блуза кигән комсомол
Кем иде ул? –
Белмим.
Байрагында
«Киләчәк көн якты,
Тарих канаты
Безне алып бара.
Без туачак тормыш сызыгында,
Бәлки, үләрбез...
Ләкин, бөтендөнья азатлыгы
Ишеген ачып,
Хезмәт явын азат итәрбез,
Җиңәрбез!»
Дигән сүзләр.
Исмең белмим.
Ләкин син Казанда
Мине, бәлки, бик күп күргәнсең,
Кыш буенча бу ел укыгансың,
Клубларга йөргәнсең.
Ә мин?
Очратмадым сине...
Ләкин
Очратырмын, бәлки,
Собраниедә,
Клубта,
Ә бәлки, бергә булып та,
Танышмыйча үләрбез без
Бер үк полкта,
Бер үк фронтта...
Урам.
Урамда
«Барабыз»лар йөри буранда.
Әй, кем анда?
Милиционер.
Рабфак.
Рабфакта –
Кичә.
Кичекмәбез хәзер барсак та.
Зур зал,
Залда «Интернационал».
Комсомоллар җырлый:
«Кузгал...»
Бу гимнга мең клублар кушыла.
Подваллардан,
Завод диварлары арасыннан
Меңнәр тавышы бергә бәйләнә.
Җирдә гыйсъян җыры,
Җирдә тормыш симфониясе,
Җир әйләнә.
Корсак:
Үсәр әле аз-маз сыптырсак!
Кояш иңгән.
Күк йолдызлар белән күмелгән.
Кабакларда кыллы оркестрлар
Мазуркалар белән яңгырый.
Исрек җырлар,
Шешә музыкасы,
Эчке бокаллары шалтырый...
Кошмар.
Бер якта зур зал.
Залда «Интернационал».
Икенчедән:
Нэплар, бокаллар.
Ул авылда туды,
Шунда үсте,
Аны зифа авыл таллары
Кояш эссесеннән саклады.
Салам япкан җимрек каралтылар
Салкын җилдән, кыштан каплады.
Ул авылда туды,
Батрак улы,
Бик күп авырлыклар күрде ул,
Көтүче дә булды,
Фронтларда
Партизан да булып йөрде ул.
Ә бүген
Рабфак кичәсендә,
Зал эчендә ул да бар.
Әүвәл авыл улы иде,
Хәзер – комиссар.
Ул шәһәрдә туды,
Шунда үсте,
Пар атларда чапты,
Типтерде,
Гимназиягә керде.
Себерләрдә йөрде,
Бывший офицер,
Хәзер
Кабак исрекләре арасында
Ул да бар...
Кошмар.
Комиссар да зал.
Залда
«Интернационал...»
Офицер да кабак,
Кабакта шешәләр...
Көчле яшен зәңгәр күк йөзендә
Уттан кылыч булып яна да
Кинәт сүнә.
Көчле күк күкрәве, юлбарыстай,
Киң сахрага тавыш сала да
Кинәт тына.
Тагын яшен яшьни,
Тагын күкри,
Тагын шулай җилләр исәләр,
Тагын яңгыр ява,
Тагын, тагын, тагын...
Айлар, еллар шулай үтәләр...
Табигатьнең иркен күкрәгендә
Мәңге көрәш,
Мәңге хәрәкәт,
Мәңге туу,
Мәңге артып тору
Белән бергә
Үлем-һәлакәт...
Картлар үлә,
Яшьләр туа бара.
Тормыш яңара...
Базар...
Базарда
Магазиннар.
Сәүдәгәрләр план корып ята таларга, –
Күршедәге эшче кибетләре
Үлем маршы җырлый аларга...
Авыл...
Авылда
Этләр улый җилле давылда.
Кырлар...
Кырларга
Тракторлар килә җырларга.
Октябрина.
Пионерлар исем сайлый:
Кайсы алай,
Кайсы болай ди,
Шаулашалар.
Соңыннан
«Вил» дип аңар исем кушалар.
– Минем нәни дустым!
Бәйрәмеңдә синең булалмыйм,
Ләкин туган көнең белән тәбрик итми,
Катнашмыйча читтә калалмыйм.
Ни булса да,
Гомреңне кайда гына уздырсаң да,
Тормыш җепләреңне
Ничек кенә туздырсаң да,
Барыбер миңа.
Ләкин
Көрәшче бул!
Ул үзенең улын исемләргә,
Мәҗлес корып, мулла чакырды;
Гайнүк кулак килде,
Ибруш керде,
Шулай итеп мәҗлес ачылды.
Бәлешләрне бөгеп,
Балны сөзеп,
Әнвәр диеп исем бирделәр.
Битләр сыпырдылар.
Мулла болай диде:
«Егет, изге юл!
Озак яшә,
Әнвәр паша кебек,
Динле бул!»
Шулай итеп кошмар...
Пәрдә әкрен генә күтәрелә.
Зур пәрдәнең ике ягында
Ике тормыш күренә,
Тагын да
Пәрдә төшә.
Бер ягында аның иске тормыш:
Зур чиркәүләр, мәчет, кабаклар,
Таш урамнар –
Шунда бик күп халык,
Акылсызлар, мулла, монахлар...
Бер ягында аның яңа тормыш:
Совнаркомнар,
ЦИКлар,
Губкомнар,
Комсомоллар,
Эшче, коммунистлар,
Комиссарлар, тагы наркомнар.
Иске тормыш үлә,
Коммунизм гиганты күтәрелә.
Көннәр туа,
Еллар әкрен генә
Аренага безне үстерә.
Кояш һәр көн чыгып, көлә-көлә,
Безне карап китә.
Без үсәбез! –
Үткән күперләрне ягып,
Якты киләчәккә күчәбез.
Киләчәк көн якты,
Тарих канаты
Безне алып бара.
Без туачак тормыш сызыгында,
Бәлки, үләрбез...
Ләкин,
Бөтендөнья азатлыгы ишеген ачып,
Җир йолдызын азат итәрбез!!!
(1924)
Һади Такташ (Мөхәммәтһади Такташев) (1901-1931) – шагыйрь, хәзерге татар поэзиясенә нигез салган әдипләрнең берсе. Проза, балалар әдәбияты һәм драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Тумышы белән Тамбов губернасы, Спас өязе Сыркыды авылыннан (хәзер – Мордовия Республикасында). Урта Азиядә, Оренбургта яшәп ала, Казанга кайткач вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз