news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һади Такташ. Антым

Кычкырам:
Килегез, әй, адашкан,
Канга баткан мәзлум ил халкым!
Түзә алмый канга, вәхшәткә,
Мәхәббәт байрагын алдым.
(Алып каннан, сәгадәткә
Чыгарырмын эшчеләр халкын!)
Язып куегыз, кирамән
Кятибиннәр*, бер бөек антым –
Хакыйкать** мин басам; баскан
Эземдә тетриләр таулар!..
Өзелә бер генә кул селтәвемнән
Мәңгелек баулар...
Еланнар! Сезгә юк тормыш,
Куып юлдан, буып сезне,
Ачам юллар сәгадәткә!
Җуям җирдән фахиш эзне...
Күрәмсез бу байракны: бар мәзлумнең
Яшен җыйган...
Ул байрак күз яшь белән
Каннан койган...
(1920)

*Кирамән кятибин – намуслы язучылар (дини мифология буенча, кешенең барлык яхшы, яман эшләрен язып торучы фәрештәләр).
**Хакыйкать – газета, басма сүз мәгънәсендә кулланылган дип уйланыла.


Хади Такташ. Моя клятва (Перевод Наиля Ишмухаметова)

Взываю к тебе:
Эй, угнетённый,
Обманутый, утопший в крови народ!
Не в силах терпеть этот ужас, знамёна
Любви поднимем и двинем вперёд.
(Вытащу из крови народ трудовой
И к вечному счастью выведу его!)
Запишите в летопись, ангелы судьбы,
Великую клятву – эти слова правы;
Печатное слово правды – стены дробит;
Пред непреложной истиной – скала дрожит!..
Вооружённый словом, лишь раз дёрну руцей,
Оковы, вериги вековые – порвутся…
Змеюки! Прочь, не будет у вас жизни.
Раздавим гадюк, не видать им порогов.
Свет впереди, счастье лучами брызнет,
И следа не останется от пороков...
Смотрите на это знамя,
Что я над собой вознёс...
В нём кровь, пролитая нами,
И море слёз...



Такташ Һади (Мөхәммәтһади Такташев) (1901-1931) – шагыйрь, хәзерге татар поэзиясенә нигез салган әдипләрнең берсе. Проза, балалар әдәбияты һәм драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Тумышы белән Тамбов губернасы, Спас өязе Сыркыды авылыннан (хәзер – Мордовия Республикасында). Урта Азиядә, Оренбургта яшәп ала, Казанга кайткач вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100