news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һади Такташ. Айның нурлары арасында

Күңелем дә, җаным да, иманым да, бергә
Кушылып айның нурлары белән,
Дулкынлы караңгылык өстеннән
Очтылар офык буйлап, ераклашып җиргә...
Очтылар сахралар, урманнар өстеннән,
Куе калын томаннар эченнән
Кызыл гаскәрләр өстенә –
Мактарга каһарманлыклары белән.
Менә, канатларын җәеп,
Кундылар кызыл байрак өстенә.
Сәламләделәр аны
Ялкынлы сәламнәре белән,
Яңгыратып тынлыкта яткан гаскәр илен,
Мактап көйләделәр аңа хөрлек көен...
Башларын иеп, кабер ташларын үбеп,
Шәһит каһарманнарның рухларына
Илнең сәламен ирештереп
Кайттылар аларның барына.
(1920)



Такташ Һади (Мөхәммәтһади Такташев) (1901-1931) – шагыйрь, хәзерге татар поэзиясенә нигез салган әдипләрнең берсе. Проза, балалар әдәбияты һәм драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Тумышы белән Тамбов губернасы, Спас өязе Сыркыды авылыннан (хәзер – Мордовия Республикасында). Урта Азиядә, Оренбургта яшәп ала, Казанга кайткач вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100