news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һади Такташ. Ачлык патша

Уйганам... дәһшәтле бушлык...
Ташландык бер җирнең өстендә.
Тирә-ягым караңгы төн. Авыр, җансыз...
Кычкырам... Юк, юк беркем дә.
Беркем дә...
Исә җил – авыр, кайгылы,
Куркыныч көйләрне көйли ул,
Дәһшәтле серләрен, тарихын,
Бу җирнең кайгысын сөйли ул.
Тыңлыйлар йолдызлар, болытлар...
Ач үлем, коточкыч күзләрен
Юнәлтеп сөякләр өстенә,
Тик тора; кан алган йөзләрен;
Чәчләре таралган; агарган
Сакалы җир белән тиң аның.
Килмешәк баһадир, ялгыз ул –
Патшасы ташландык дөньяның.
Кулында бар золым, җәбернең
Шаһиты – коточкыч, куркыныч,
Кан белән бизәлгән, тутыккан,
Мәһабәт, ялангач зур кылыч.
Хөр илнең баһадир уллары
Аягы астына егылган:
«Нан!»* диеп тилмереп, калтырап,
Куллары асманга** сузылган.
(1920)


*Нан – икмәк.
**Асман – күк.

Такташ Һади (Мөхәммәтһади Такташев) (1901-1931) – шагыйрь, хәзерге татар поэзиясенә нигез салган әдипләрнең берсе. Проза, балалар әдәбияты һәм драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Тумышы белән Тамбов губернасы, Спас өязе Сыркыды авылыннан (хәзер – Мордовия Республикасында). Урта Азиядә, Оренбургта яшәп ала, Казанга кайткач вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100