news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хабаровскида Сабантуй батырын ачыклаячаклар, милли ризыклар белән сыйлаячаклар

Бәйрәм 6 июльдә Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә башланып, якшәмбе көнне Хабаровскида дәвам итәчәк.

Хабаровскида Сабантуй батырын ачыклаячаклар, милли ризыклар белән сыйлаячаклар
Владимир Васильев/архив

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Алдагы ял көннәрендә Хабаровск краенда татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе гөрләячәк. Бәйрәм 6 июльдә Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә башланып, якшәмбе көнне Хабаровскида дәвам итәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хабаровский край сегодня» мәгълүмат агентлыгы искәрткәнчә, Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә бәйрәм 13.00 сәгатьтә башлана. Шәһәр паркында иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, иҗади остаханәләр эшләячәк, спорт ярышлары үткәреләчәк, билбау көрәше бәйрәмнең йөзек кашы булачак.

Быелгы батырны исә Хабаровскида ачыклаячаклар. Шәһәрдә Сабан туе Амур елгасы буенда гөрләячәк. Биредә, күзәтү тәгәрмәче территориясендә, төрле халыкларның милли ризыклары урын алган көнчыгыш базары эшләячәк. Бәйрәм сәхнәсендә кунаклар игътибарына зур концерт программасы тәкъдим ителәчәк. Концертта шәһәр коллективлары гына түгел, Татарстан артистлары да чыгыш ясар дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100