news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хабаровскида ифтарга җыелган татар хатын-кызлары бергәләп Коръән укыган

Мәҗлес күмәк намаз уку белән тәмамланган.

(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Ерак Көнчыгышның Яшьләр форумы вәкилләре Хабаровск хатын-кызлары өчен ифтар мәҗлесе үткәргән. Ифтарда Хабаровскида яшәүче татар апалары, әбиләре катнашкан. Мәҗлес Коръән уку белән башлаган, мөнәҗәтләр әйтелгән.  Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә. 
 
"Кунакларга кызыклы программа әерләнгән иде. Татар телендә ватанпәрвәр шигырьләр яңгырады, викториналар уздырылды. Милли бизәнү әйберләре, чигешләр һәм китаплардан күргәзмә оештырылды. Катнашучылар мәкалләр, гореф-гадәтләрне, йолаларны белүләрен күрсәтте. Аларга бүләкләр бирелде", - диелә хәбәрдә. 
 
Шулай ук татар хатын-кызларына хас изү ясау буенча мастер-класс үткәрелгән.
 
Кунакларны өчпочмаклар, чәкчәкләр һ.б. милли ризыклар белән сыйлаганнар. Мәҗлес күмәк дога укулар белән үрелеп барган. Ахырдан барысы бергә намаз укыган. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100