news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Хабаровск” телеканалы: Крайда яшәүче татарларның 98 проценты татарча сөйләшми

Хабаровскида татар җәмәгатьчелеге татар телен өйрәтү буенча мәктәп ачарга тели.

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). “Хабаровск” телеканалы крайда яшәүче татарларның туган телләрен саклап калырга теләүләре хакында фильм төшергән. “Бүген монда яшәүче татарларның 98 проценты татарча сөйләшми”, - диде милли-мәдәни автономиянең урынбасары Андрей Туктаров телеканалга интервьюсында.

  • Татарлар бу якларга башлыча XX гасырда килеп урнашкан. Монда барлыгы 20 мең тирәсе татар яши дип исәпләнелә.
  • 1999 елда Хабаровск шәһәрендә татарларның “Хабар” исемле милли-мәдәни автономияләре эшли башлаган. Аның төп максаты – татар телен, милли гореф-гадәтләрне саклар калу. Хабаровск татарлары Сабантуй бәйрәмен үткәрәләр. Татар милли киемнәрен тегәләр.

"Хабаровскидагы татар җәмәгатьчелеге төрле яшьтәге кешеләргә татар телен өйрәтү буенча мәктәп ачарга тели", - диде Андрей Туктаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100