Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хабаровск шәһәрендә Җәмигъ мәчете төзелеше урынында җомга намазы укыдылар
Якын арада онлайн һәм офлайн форматта ислам нигезләре буенча дәресләр башланачак.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Хабаровск крае һәм Еврей автономияле өлкәсе имам-мөхтәсибе Идрис хәзрәт Камалиддин Хабаровск шәһәрендә җомга намазын үткәрде. Ул Җәмигъ мәчете төзелеше урынындагы бинада узды.
Җомга вәгазе барышында тыйнаклык, белем алуның абруе темаларына кагылдылар. Тиздән онлайн һәм офлайн форматта да ислам нигезләре буенча дәресләр башланачак дип игълан ителде. Бу хакта Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
СОVID-19 пандемиясе дәвам итү сәбәпле, имам-мөхтәсиб дин тотучыларны үзеңне һәм якыннарыңны сакларга өндәде, шуңа күрә битлек режимын һәм башка саклану чараларын үтәргә кирәк.
Җомга намазыннан соң мәчеткә килүчеләр өчен чәй табыны оештырылды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз