news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хабаровск мәчете каршындагы пансионатта 15 бала дини белем үзләштерә

Васил Шәйхразиев Хабаровскида Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәтенең эшчәнлеге белән танышты.

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ"). Хабаровскига сәфәре вакытында Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Хабаровск мәчете һәм Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәтенең эшчәнлеге белән дә танышты. Диния нәзарәтенең бүгенге торышы белән аның рәисе Әхмәд хәзрәт Гарифуллин таныштырды. Бу очрашуга мәчеткә йөрүче ханымнар да килгән иде.

Мәчеттә мәктәп укучылары өчен пансионат та эшли. Хәзергә 15 бала шунда яшиләр. Көндез - мәктәптә, кичен мәдрәсәдә укыйлар.

Мәчет эшчәнлеге, гомумән бу җирлектәге Диния нәзарәтенең эшчәнлеге Казаннан килгән кунакларда бик уңай тәэсирләр калдырды, диелә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәрендә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100