Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хабаровск өлкәсендә Сабантуй бәйрәме 9 июльдә онлайн үтәчәк
Телевизион тапшыруларда «Сабан туе» бәйрәменең тарихы һәм йолалары турында сөйләячәкләр.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»,). Хабаровск өлкәсендә яшәүчеләр 2020 елгы Сабантуй бәйрәмен онлайн форматта 9 июльдә бәйрәм итәчәк. Бу хакта Хабаровск өлкәсе яңалыклары сайты хәбәр итә.
Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, 2020 елгы Сабантуй бәйрәме гадәти форматта үтмәячәк. Шуңа күрә башка регионнарда кебек Хабаровскида да әлеге бәйрәм телевизордан үтәчәк. «Губерния» каналы 9 июльдә барлык милләттәшләрне бәйрәм итәргә чакыра.
Әлеге проектны «Губерния» телеканалы һәм Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы гамәлгә ашыра. Шулай ук Хабаровск крае хөкүмәте ярдәме белән фәнни-мәгариф мәдәният иҗат берләшмәсенең халык иҗаты йорты катнашында үткәрелә, диелә хәбәрдә.
«Ттамашачылар онлайн-форматта традицион милли ризыкны „Ачык кухня“ тапшыруы кунагы белән бергә пешерә алачак», — дип хәбәр итә оештыручылар.
«Губерния белән иртә» һәм «Губерния сөйли» программаларында тамашачыларны кызыклы кунаклар белән очрашучылар көтә. Тапшыруларда «Сабан туе» бәйрәменең тарихы һәм йолалары турында сөйләячәкләр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз