news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хабаровск краенда һәлакәткә очраган самолетта алты кешенең гомере өзелгән

Фаҗигадә исән калган кыз бала авыр хәлдә табиблар кулына тапшырылган.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Хабаровск краенда Let L-410 самолеты һәлакәткә очраган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, очкычта 7 кеше булган, дип хәбәр итә “Новости” Россия мәгълүмат агентлыгы.

Хабаровск – Николаевск-на-Амуре – Нелькан рейсы «Хабаровские авиалинии» авиакомпаниясенә карый. Самолет Нелькан торак пункты янындагы күтәрелеш полосасы янында көчле басым белән төшеп утырган.

Һәлакәт шаһите булучыларның әйтүенчә, очкыч, төшүгә якынлашу вакытында, бер ягына янтая башлаган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бер бала исән калган. Ул Нелькан районы үзәк хастаханәсенә китерелгән. Баланың хәле авыр, дип бәяләнә.
Башка 6 кеше һәлак булган.

Һәлакәт урынында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм медицина хезмәткәрләре эшли. Самолетка ут капмаган.
Фаҗиганең килеп чыгу сәбәпләре ачыклана. “Хәрәкәт вакытында һәм һава судносын эксплуатацияләүдә саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән куркынычсызлык техникасын сакламау” матдәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100