news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хабаровск краенда балалар лагеренда янгын чыккан

Нәтиҗәдә, бер бала һәлак булган, зыян күргән өч бала комага киткән.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Сишәмбегә каршы төндә Хабаровск краеның тау чаңгысы территориясендә урнашкан балалар лагерында янгын чыккан. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Нәтиҗәдә, бер бала һәлак булган, зыян күргән өч бала комага киткән.

Янгын сүндерүчеләрнең беренче төркеме килгәндә 26 палатканың 20се тулысынча янып беткән булган инде.

  • Палаткалы лагерьда 7-15 яшьлек 185 бала ял иткән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot