news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хаҗ сәфәрендә булган Татарстан мөфтие Казан сурәте булган банкнот тотып фотога төште

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиядәге яңа купюралар өчен символларны сайлау бәйгесендә Казан сурәте җиңсен өчен изге җирдә догалар укуларын белдерде

(Казан, 05 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин 200 сумлык яңа банкнотларда Казан сурәтен яклау акциясендә катнашты. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына хәбәр итте.

Хаҗ сәфәрендә булган Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең хәләл җефете белән 200 сумлык банкнот тотып фотога төште.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиядәге яңа купюралар өчен символларны сайлау бәйгесендә Казан сурәте җиңсен өчен изге җирдә догалар укуларын белдерде. 

Мәккәдә хаҗ сәфәрендә башка илләрдән килгән мөселманнар да Казан символы төшкән банкнотларны тотыш фотога төшкәннәр.





 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100