Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хаҗ сәфәренә гаризалар кабул итү дәвам итә
Хаҗ сәфәренә гаризалар кабул итү дәвам итә
(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Татарстан мөселеманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килүче “Идел-хаҗ” оешмасыннан алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан, Ульяновски һәм Киров өлкәләреннән, шулай ук Удмуртия һәм Башкортстан республикаларыннан хаҗ кылырга теләк белдереп өч йөздән артык кеше гариза тапшырган.
Хаҗ - Ислам диненең бер баскычы. Мөмкинлеге һәм сәламәтлеге булган барча адәм балалары да Хаҗ кылырга тиеш. Хаҗ - тырышлык, көч салу дигәнне аңлата. Әлеге төшенчәләрне тормышка ашыру максатыннан, ел саен миллионнарча мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең барлыгы һәм берлеге хөрмәтенә Мәккәдә төзелгән һәм хәзергә кадәр Ислам диненең тарихын мөселманнар күңелендә яңартып торучы Изге йортка – Кәгъбәтуллага җыела.
Хаҗ кылучылар өчен быел “Идел-хаҗ” оешмасы тарафыннан өч төрле программа тәкъдим ителә. Алар түбәндәгеләр - “Автобус төркеме”, “Катнаш төркем” һәм “Самолет төркеме”. “Катнаш төркем”гә керүчеләр Казаннан Берләшкән Гарәп Әмирлегенең Шарджа шәһәренә очачак һәм биредән Мәккәгә автобуста барачак. Беренче төркем Казаннан 20 декабрьдә кузгалса, икенче төркем 27-28 декабрьдә юлга чыга, дип белдерә “Идел-хаҗ” оешмасы. “Самолет төркеме” исә 29-30 декбрьдә яки 1 гыйнварда китә.
Хаҗ сәфәренең бәясе түбәндәгечә: “Автобус төркеме” өчен якынча 40 мең, “Катнаш төркем” өчен – якынча 50 һәм “Самолет төркеме” өчен – якынча 60 мең (әлеге суммага ашау һәм корбанлык мал бәясе керми).
“Идел-хаҗ” оешмасы алда атап үткән өч төркем буенча да гаризалар кабул итүне дәвам итә. Ләкин аларның кайберләренең вакыты чикләнеп килә. Мәсәлән, “Автобус төркеме” буенча гаризалар 25 октябрьгә кадәр, “Катнаш төркем” буенча 1 ноябрьгә һәм “Самолет төркеме” буенча 5 ноябрьгә кадәр гаризалар кабул ителә.
Республиканың шәһәр һәм районнарыннан хаҗ сәфәре кылырга теләүчеләр гаризаларын район мәчетләренә, ә Алабуга, Менделеевски шәһәрләре Чаллы шәһәренең “Тәүбә” мәчетенә тапшыра ала. Казандагы “Идел-хаҗ” оешмасының Уфадагы “Ихлас” мәчетендә дә вәкиллеге бар. Башкортстанда яшәүче хаҗ кылырга теләгән динкардәшләребез шунда мөрәҗәгать итә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз