news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хаҗ операторы хаҗиларны озата баручыларның ничек сайлануын әйтте

Бездә төркем башлыклары барысы да хәзрәтләр, студентлар юк, диде Ранис хәзрәт Вахитов.

Хаҗ операторы хаҗиларны озата баручыларның ничек сайлануын әйтте
Султан Исхаков

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов хаҗга озата баручы төркем башлыкларының махсус курслар үтеп, сертификатка ия булуларын әйтте. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында сөйләде.

“Үткән ел хаҗиларны озата баручы төркем башлыкларының белемен күтәрү өчен, ел дәвамында курслар уздырдык. Анда хәзрәтләр өчен хаҗны ничек дөрес үтәргә кирәклеге турында сөйләнә. Әлеге курслардан соң хәзрәтләрнең дәрәҗәләре арта. Чөнки укыган һәр хәзрәткә махсус сертификат бирелә. Шуннан соң алар хаҗга озата бару хокукына ия була”, - диде Ранис Вахитов.

Мөфтият вәкиле сүзләренчә, хаҗиларны озата баручылар арасында студентлар юк, төркем башлыкларының барысы да - хәзрәтләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100