Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хаҗ кылырга җыенучылар дөньяда яңа коронавирус инфекциясе белән бәйле эпидемиологик вәзгыятьнең катлаулануы турында белеп торырга тиеш
Якын Көнчыгыш илләренә барганда сак булырга кирәк, дип кисәтә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәте
(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе, хаҗ кылырга җыенучыларга һәм Якын Көнчыгыш илләренә сәфәр кылырга ниятләүче затларга, дөньяда яңа коронавирус инфекциясе белән авыру буенча эпидемиологик вәзгыятьнең катлаулануы турында хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматына караганда, хәзерге вакытта дөньяда яңа коронавирус белән йогышлану буенча лаборатор юл белән расланган 856 очрак билгеле.
Бүгенге көндә коронавирус инфекциясе аеруча Согуд Гарәбстанында, шулай ук, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Иорданиядә, Катарда, Кувейтта, Мисырда, Гыйракта, Ливанда, Туниста, Алжирда, Бөекбританиядә, Франциядә, Грециядә, Италиядә, Малайзиядә, АКШта теркәлгән.
27 нче августтан 30 нчы сентябрьгә кадәр Россия хаҗиларының Согуд Гарәбстанына хаҗ сәфәре оештырыла. Аларның 9 нчы октябрьдән 9 нчы ноябрьгә кадәр вакыт аралыгында кайтуы планлаштырыла.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек идарәсе, хаҗ кылганда, коронавирус инфекция, шулай ук Эбол бизгәге һәм башка чирләр белән йогышлану ихтималлыгы турында искәртә.
Көнбатыш Африка илләренең Сәламәтлек саклау министрлыкларының оператив мәгълүматы буенча, Эбол бизгәгеннән барлыгы 4293 кеше зыян күргән, аның белән авырган 2296 кеше инде вафат булган.
Эпидемиологик анализ кешеләрнең дөяләрдән, ярканатлардан йогышлану мөмкинлеген күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз