news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хаҗ кылучыларны Согуд Гарәбстанында холера белән зарарлану куркынычы турында кисәтәләр

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, Йәмәндә холера белән 330 мең кеше зарарланган.

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). Йәмәндә холера эпидемиясе хаҗ кылучылар өчен җитди куркыныч тудырырга мөмкин, - дип кисәтә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы. Бу хакта INTERFAX.RU җиткерә.

"Хәзерге вакытта Йәмәндә , шулай ук кайбер Африка илләрендә холера эпидемиясе кабынып китте, ул тиз тарала һәм Согуд Гарәбстанында хаҗ кылучыларга җитди куркыныч тудыра”, - диелгән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәрендә.

Шул ук вакытта холера белән көрәш оешмасы эксперты Доминик Легрос Согуд Гарәбстанының вирус таралуга каршы “яхшы әзерләнүен” җиткерә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, Йәмәндә холера 330 мең кеше зарарланган.
Быел хаҗ вакыты сентябрь башында башлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100