news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хаҗ кылучыларның күбесе эконом-маршрутны сайлады
Бүген Мәккәгә хаҗ кылырга теләүчеләрнең документларын кабул итүнең соңгы көне
Скопировать ссылку
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Фәрит Шаһидуллин). Согуд Гарәбстаны Корольлеге тарафыннан Татарстан хаҗилары өчен бирелгән квота тулысынча диярлек үтәлгән. 3000 хаҗ кылырга теләүченең күбесе Россиянең ТРга якын өлкәләреннән. Бу исемлектә 500 татарстанлы бар.
Бүген ТР мөселманнарының Диния нәзарәтендә Мәккәгә хаҗ кылырга теләүчеләрнең документларын кабул итүнең соңгы көне. “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ үзәгенең генераль директоры, Татарстан мөфтие урынбасары Аяз Мингалиев белдерүенчә, быел изге урыннарга барырга теләүчеләр аз чыгымлы маршрутны сайлаган.
“Узган ел “Сөембикә” маршруты популяр иде. Бу хезмәт күрсәтү, хаҗ кылу уңайлыклары буенча да бик дәрәҗәле тур. Быел безгә мөрәҗәгать иткән мөселманнар “Мәрҗани” маршрутын сайлады. Ул арзанрак, әмма түземле булуны сорый, сәфәр кылырга яратучылар куана ала, чөнки Мәккәгә юл Төркия аша уза. Башта булачак хаҗилар самолетта очалар, аннары автобусларга күчеп утыралар һәм җир өсте транспортларында изге урыннарга баралар”, - дип сөйләде мөфти урынбасары.
Аяз Мингалиев сүзләренчә, Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Казаннан 4 ноябрьдә китә. Ниндидер сәбәпләр аркасында документларын тапшырырга өлгермәүчеләр бу көздә изге урыннарга бару мөмкинлеген югалта.
“Әгәр теләге бик көчле булган мөселман документларын билгеләнгән сроктан соңга калып тапшырган очракта да өметләрен югалтмаска тиеш”, - дип тынычландыра “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ үзәгенең генераль директоры. Аның үтенече каралачак һәм ул авыру яки гаилә мәшәкатьләре килеп чыгу сәбәпле билетларын кире тапшырырга мәҗбүр булган хаҗиларның урынына дәгъва итә ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2