Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хаҗ кылучыларга Согуд Гарәпстаны хастаханәләрендә бушлай урыннар каралган — Рушан Аббасов
Кирәк булган очракта кыйммәтле операцияләрне дә бушлай ясыйлар.
(Казан, 11 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Хаҗ кылырга барырга теләүчеләрне, гадәттәгечә, быел да табиблар озата барачак. Бүген “Мәскәү — Казан — Симферополь” видеокүпере барышында Россия Мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббасов шулай дип белдерде.
“Хаҗ кылучыларның хәле начарланган очракта, аларга төркемнәре белән барган табиблар ярдәм итәчәк. Әгәр дә инде хастаханәгә яту кирәк була икән, ул чагында Согуд Гарәпстаны хастаханәләрендә бушлай койкалар тәкъдим итү каралган. Хәтта кыйммәтле операцияләрне дә бушлай ясыйлар. Мондый тәҗрибәләр безнең бик күп булды”, - диде Рушан Аббасов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз