news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хаҗ кылу вакытында шайтанга ата торган ташларны антисептик белән эшкәртәләр

Согуд Гарәбстанында Хаҗ кылу башланды.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Согуд Гарәбстанында Хаҗ кылу вакытында шайтанга ата торган ташларны антисептик белән эшкәртәләр. Бу хакта «Россия 1» каналының «Иртә» тапшыруында хәбәр ителде.

Эпидемиологик куркынычсызлыкны саклау өчен Хаҗ кылучылар массакүләм чараларга кадәр бер атна һәм алардан соң янә бер атна карантинда булачак. Һәркем битлек кияргә һәм тиешле ераклыкны сакларга тиеш.

Хаҗ кылуга легаль булмаган юллар белән кергән кешеләрне 3 мең доллар күләмендә штрафка тарталар. Тәртип бозу кабатланса, штраф күләме ике мәртәбә арттырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot